Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Халык үзгәрешләрне сизәргә тиеш" -ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин

Бүген Татарстанның 300ләп дәүләт һәм хосусый медицина клиникалары җитәкчеләре, бергәләп, корпоратив культура формалаштырырга омтылып караячак. Казанның “Корстон” комплексында “Татарстан медицинасы 2020 үзгәрешләре лидерлары” темасына беренче стратегик сессия уза. Сессиянең максаты – пациентка медицина ярдәме күрсәткәндә, медицина белгечләре һәм персонал ия булырга тиешле культура дәрәҗәсен билгеләү, пациентка юнәлдерелгән бердәм корпоратив культураны гамәлгә кертү стратегиясен эшләү. Проектның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланганын билгеләп үтик. Корпоратив проект Казан дәүләт медицина университеты, Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге белән берлектә гамәлгә ашырыла. Аны эшләүдә Россиядән иң яхшы белгечләр җәлеп ителә. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин ел башында корпоратив университет булдыру әһәмияте турында әйткән иде. “Без, медицина хезмәткәрләренең форумын уздырып, үзебезнең кыйммәтләрне билгеләдек. Пациент мәнфәгатьләре барысыннан да өстен. Сыйфатлы медицина ярдәме – ул командада бердәм эш нәтиҗәсе. Төнлә, бәйрәм вакытларында ярдәм күрсәтү моделе көндезге эш тәртибеннән аерылырга тиеш түгел. Үзгәрешләр чыннан да кирәк, чөнки без зур хастаханәләрнең модернизация этабын үттек. Аннан соң пациентка йөз тоту юнәлеше билгеләнгән иде. Хәзер без корпоратив культура формалаштыру турында сөйләшәбез”, - дип билгеләп узды Гадел Вафин журналистларга биргән интервьюсында.

Халык үзгәрешләрне сизәргә тиеш

Мисал буларак министр бер анекдотны китерде. Пенсионер банк бүлекләренең берсенә килгән дә, анда барлык тәрәзәләр эшләвен күргәч, борылган да, тавыш чыгарырга, җирле сырхауханәгә киткән. “Без моның белән килешә алмыйбыз. Бүген матди-техник база яхшыртыла, бик күп объектлар төзекләндерелә, әмма хезмәттәшләребезгә, пациентка карата үзаңыбызны, ментальлекне үзгәртми торып, бер дә нәтиҗәле команда булып эшли алмаячакбыз. Бүген төрле учреждение җитәкчеләре белән бергәләп нинди юнәлештә хәрәкәт итү, игътибарны нәрсәгә юнәлдерү турында сөйләшәчәкбез. Бүген беренче сессия, алга таба системалы эш көтелә. Халыкның бу үзгәрешләрне сизеп, учреждениеләрнең дустанә, уңайлырак, үтемлерәк булуын тоюы иң зур нәтиҗә булачак”, - диде Вафин.

Корпоратив культура студентларга өйрәтелергә тиеш

Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов әйтүенчә, корпоратив университет – ул корпорация хезмәткәрләрен укыту. “Бу эш, кагыйдә буларак, шул корпорациядә һәм шул корпорация хезмәткәрләре көче белән башкарыла. Казан медицина университеты бу мәсьәләдә дөрес урынны биләп тора, чөнки корпорация әгъзасы ул табиб яки урта медицина хезмәткәре генә түгел, ә студент та. Корпоратив культура дигәндә, без КДМУда укый һәм эшли торган барлык кешене күздә тотабыз, алар җәмгысе 6 меңгә якын. Университетта белем алучы студентлар киләчәктә эш мөнәсәбәтләре корылышының нигезендә булган барлык әйберне өйрәнергә тиеш. Бу, билгеле, беренче чиратта, пациентка караш. Ул белем бирү программасы, яшерен программа, ягъни, студентның университет эчендә күргәннәренә хисабына да формалашырга тиеш”, - дип саный ректор. Гадел Вафин, чарада катнашучыларны сәламләп, Татарстанның сәламәтлек саклау үсешендә зур адымнар ясалганын, дөнья күләмендә танылган табиблар булуын билгеләп узды. “Халыкның медицина ярдәменнән канәгатьлегенә хастаханәләр торышы гына җитми, пациентка игътибарлы булуга юнәлдерелгән караш булырга тиеш”, - дип министр. Ул бу хакта Татарстан Президенты йөкләмәсе булуын да әйтте. “Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе бердәм команда рухында булырга тиеш, юкса нәтиҗәлелек түбән булачак. Безнең хакта бөтен дөнья: “Картада шундый урын бар, анда пациентка аерым бер мөнәсәбәт яши” дип сөйләсен”, - дигән теләктә калды министр. Бүгенге чара үзенчәлекле форматта уза – 18 төркем булдырылган, алар һәркайсы бер залда түгәрәк өстәл янындаа фикер алыша. Гадел Вафин көн дәвамында шунда булачагын һәм барлык 18 команда эшендә катнашачагын белдерде. Чарада катнашучыларга шулай ук КДМУ ректоры Алексей Созинов һәм Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге җитәкчесе Леонид Галинский мөрәҗәгать итте. Сессиядә катнашучыларга бүген бөтен игътибарны бары тик эшкә юнәлтү, актив позициядә булу, командада эшләү теләге булу, "үтәкүренмәлелек" һәм бер-береңә ышаныч булу зарурияте турында әйтелде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев