Татар матбугаты
Халык театрлары арасында төрле хәлдә яшәүчеләре бар...
“Без бүген үзешчән сәнгать коллективларын саклау мәсьәләсен хөкүмәт дәрәҗәсендә кайгыртмыйбыз икән, киләчәктә мондый коллективларыбызның булуы икеле, – диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән Казан шәһәренең Сәетгалиев исемендә мәдәният сараенда эшләп киләүче халык театрының 70 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә әлеге театрның сәнгать җитәкчесе Рафис Фазылҗанов.
Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Сәетгалиев исемендә мәдәният сараенда эшләп килүче халык театры – Казан шәһәрендә халык театры исемен йөрткән бердәнбер үзешчән театр коллективы. Иртәгә ул үзенең 70 еллык юбилеен үткәрә.
Коллектив 1946 елда сугыш чорында Ленинградтан күченгән Оптико-механика заводы эшчеләреннән оешкан. Г.Камал театры артисты Һидият Солтанов җитәкчелек иткән чорда – 1963 елда – коллектив халык театры исеменә лаек була.
2008 елдан бирле театр белән Рафис Фазылҗанов җитәкчелек итә.
“7 мең сумга өч бүлмәле фатир төзергә өйрәнәсегез килсә – серен әйтермен, – диде ул спектакль чыгару чыгымнары турында сорагач. Әлбәттә, сүз сәхнәдәге декорация турында бара. – Бер спектакльне уйнап бетерәбез дә, сүтеп, икенчесен корабыз. Костюмнар мәсьәләсендә һәркем үз гардеробы белән килә”.
Әлбәттә, халык театрлары арасында төрле хәлдә яшәүчеләре бар. Кемнең ничек яшәвен театрларны җыеп торучы “Идел-йорт” халык театрлары фестивале ачык күрсәтә. Шунысы да игътибарга лаек, халык театрларының финал турына узучылар үз спектакльләрен Казанның Ленин исемендәге һәм Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортларында күрсәтәләр. Шушы мәдәният йортлары үзешчән артистларның җыелып аралашу урыны да.
“Арада, безнең шикелле, бер декорацияне сүтеп, икенчесен корган театрлар да, тимер каркасларда нык итеп ясалган декорацияләр белән килүчеләр дә бар. Халык театрының матди хәле урыннардагы җитәкчеләрдән торадыр инде. “Авыл советы рәисе “Хәерле юл!” да теләмәде, дип зарланган коллективлар да бар. Кайбер кечкенә коллектив белән районның мәдәният бүлеге җитәкчесе килеп, аларны кайгыртып йөри – андыйлар да бар”, – дип дәвам итә Рафис Фазылҗанов.
“Әлбәттә, театр белән акча эшләп булмый. Бер генә профессиональ театр да спектакль уйнап чыгымнарын каплый алмый. Театрларга дәүләт ярдәм күрсәтә. Безнең билет сатудан кергән акчабыз юлга бензинга җитсә, бик әйбәт инде ул”, – ди театрның сәнгать җитәкчесе.
Финанс проблемаларыннан тыш, башка мәсьәләләргә килгәндә, Рафис Фазылҗанов әйтүенчә, Халык театрлары өчен драматургия проблемасы да кискен тора. Сер түгел – театр коллективларындагы үзешчән артистларның күпчелеге – хатын-кыз. Шунлыктан театр коллективлары өчен хатын-кыз рольләре күп, ир-ат рольләре азрак булган пьесалар кирәк. Андыйларны табуы җиңел түгел ди, Рафис Фазылҗанов.
Быел Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортының театр коллективы “Идел-йорт” халык театрлары фестиваленә Вакыйф Нуриевның “Эт тырнагы” пьесасы буенча куелган спектаклен тәкъдим итә.
Искәртеп үтәбез, иртәгә әлеге театр үзенең 70 еллык юбилеен бәйрәм итә.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев