Татар матбугаты
"Халык могҗизага ышана" - татарча фокуслар энциклопедиясе авторы Альберт Гадел (әңгәмә)
Күпләр татарча фокуслар энциклопедиясе барлыгын белмидер дә әле. Анда тылсымлы күренешләрнең серләре фаш ителгән. Энциклопедия авторы Альберт Гадел, бу мин белгәннәрнең бик азы гына, ди. Чөнки фокусчылар үз серләрен тулысынча беркайчан да ачмый. Альберт абый исә, бүгенге тормышта тылсым югалып бара, дип борчыла. Без аның белән татар цирк студиясенең юкка чыгу сәбәпләре, бүгенге циркның проблемалары турында да сөйләштек.
– Альберт абый, оригиналь жанр бүген популярмы?
– Соңгы вакытта ул яңадан сәхнәгә кайтты. Оригиналь жанрны концерт номеры буларак та, спектакльләрдә алым итеп тә файдалана башладылар. Эстрадада фокусларны аерым номер буларак кертәләр. Чөнки тамашачыны бүген ике каен арасында йөртеп алдап булмый инде.
– Үз театрыгызны шуңа күрә оештырдыгызмы?
– Туксанынчы елларда иң беренчеләрдән булып күз буу театрын төзедем. Фокусның элементларын кулланучылар бар иде, ләкин аерым театр оештыручылар булмады. Кап-кара төстәге сәхнә үзе генә дә серлелек өсти. Беренче чыгышлар Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасына нигезләнеп эшләнде. Анда Шүрәле, Айсылу кебек каһарманнар төрле маҗараларга тарый, тылсымнар белән эш итә. Төркемебездә 12 кеше эшләде. Ни өчен шундый зур төркемме? Чөнки ул вакытта татар филармониясе “үлеп” маташа, җырчылар урамда калды, ә бит һәрберсе нинди зур талант иде! ЧП дигән яңа эш формасы кулланышка кереп кенә бара, тоттым да тәвәккәлләдем. Үзем – ул вакытта Казан циркының режиссеры әле. Идеяне Министрлар Кабинетында да хупладылар. Хәтта Түбән Кама районы автобазасыннан автобус та бирделәр.
– Казан циркында эшләгәч, шәхси төркем оештыру нәрсәгә кирәк булды соң?
– Ул – минем балачак хыялым. Режиссер булып эшләү дәверендә дә күп алымнар кулланылмыйча, нәүмиз булып кала килде. Шәхси төркем әнә шул алымнарны, иллюзияне халыкка җиткерүдә беренче адым иде. Мин балачактан Каюм Насыйриның “Әбүгалисина” әсәре белән җенләнеп үстем. Җиде-сигез яшьләрдә булдыммы икән, Зәй районының Югары Шепкә авылы клубында әнием Гөлҗәннәт белән (әтиебез – хәрби очучы, 1945 елның февралендә Венгрияне азат иткәндә хәбәрсез югала) Казаннан килгән филармония артистлары концертында күз буучы күреп шаккаткан идек. Хәй ага Мушинский булган икән ул. Үсеп җитеп, артист-иллюзионист булып киткәч, аның көндәшенә әверелермен дип кем уйлаган бит! Ә күз бууның беренче мәктәбен мин армиядә хезмәт иткәндә үттем.
– Армиядә фокуска өйрәтәләрмени?
– Миңа штрафбатта санинструктор булып хезмәт итәргә туры килде. Кенигсбергта хәрби медицина мәктәбен тәмамлау да бик файдалы булды. Ул вакытта инде психология, гипноз белән кызыксына идем, белемнәрне кулланырга җай чыкты. Кайбер өлкәләрне үзлектән укырга да рөхсәт ителде. Үзем укыйм, үзем санчастьта хезмәт итәм. Бер әрмән малае килә дә кайбер эшләрдән азат итү өчен белешмә сорый. Дуслашып киттек без моның белән. Ул үзе белгән фокусларны күрсәтә һәм серләренә дә төшендерә башлады.
Менә шундый багаж белән Казанга кайтып төштем. Армиягә киткәнче композитор, җырчы Сара апа Садыйкова хорына йөргән идем. Ул мине якын кешеседәй каршы алды да яңа гына ачылган театр училищесына алып китте. Әле солдат формасын да салып өлгермәгән идем, мине комиссия кызыксынып каршы алды. Ишек төбендәге бер абзый гына: “Әй, энем, нишләп йөрисең монда солдат башың белән?! Артистлар әнә кыш көне дә каткан эшләпәдән йөриләр”, – дип көлеп калды. Имтиханда бер татар абзые футбол җанатары булып уйнарга кушты. Ачудан бурлаттай бүртенеп, җенем сөйми футболны, дип әйтеп салдым. Булмады инде бу, дигән уй белән килешеп, өрлектәй ирләрнең туп артыннан чабышып йөрүләрен күрә алмыйм, дидем дә торып чыгып бастым. Җан ачуы белән әйтелгән сүзләрем абзыйга тәэсир иткән, күрәсең, бүлмәне яңгыратып көлеп җибәрде дә, энем, син кабул ителдең, укырга килерсең, дип озатып калды. Соңыннан белдем, танылган режиссер Ширияздан ага Сарымсаков булган икән ул. Празат Исәнбәт, Ширияздан ага Сарымсаковлар кул астында укый башладык. Безнең курста Наил Әюпов, Наил Шәйхетдиннәр укыды... Ихлас кешеләр иде. Ләкин укып бетереп булмады. Әти юк, әни икенче гаилә корды. Үз көнемне үземә күрергә кирәк иде, уку белән генә тормышны алып барып булмагач, эшкә урнаштым.
– Эш дигәннән, күп җирдә эшләгәнсез икән сез. Сәнгатькә турыдан-туры барып кермәгәнгә үкенмисезме? Күпме вакыт зая узган бит.
– Тормыш мине мөстәкыйльлеккә өйрәтте. Әмма күңелдәге романтиклыкны, хыялыйлыкны юкка чыгара алмады. Уналты яшьтән Пермь өлкәсенең Закамский шәһәрендә хәрби заводта хезмәт кую, Урта Азиядә “бәхет эзләп” ачлы-туклы дөнья күрү – нужа куу гына түгел, төптән уйлап баксаң, хыялыйлык та ул. Нинди генә эштә эшләсәм дә, күз алдында – сәхнә. Шуңа күрә училищены ташлап эшли башлагач та, ике еллык режиссерлар курсына барып кердем. Аны тәмамлагач, филармониягә эшкә урнашырга теләдем. Әмма анда минем өчен генә комиссия җыярга теләмәделәр. Чөнки миннән башка да өч фокусчылары бар иде. Татарның беренче күз буучысы Хәй абый Мушинский, Рәмзи Гарифуллин, Полина Половникова, бер караганда, җитә дә кебек. Әмма халык ул вакытта концерт программасында фокус булса гына теләп бара иде. Мәдәният министрына барып хәлне аңлаткач һәм аннан мине карарга тәкъдим булгач кына комиссия җыелды. Юкса эшкә алуларын да сорамыйм, тарификация гына кирәк. Шул кәгазь булса гына, ул вакытта концертта катнашырга хакың була. Хәзер генә ул, башына типсә, бөтен кеше сәхнәгә чыга ала.
Комиссия хуплады. Номерлар чыннан да катлаулы, мавыктыргыч иде. Ә инде бераздан филармония концерт бригадаларына чакырулар килә башлады. Моңа Хәй абый бик үпкәләгән. Артистлар, Хәй абый, син картайдың бит инде, халык яшьләрне сорый, дип әйткәннәр икән. Аннан, бригадалар авылларда гына йөрми, шәһәр филармонияләрендә, союздаш республикаларда да чыгыш ясый, ә беренче фокусчыларның программалары зур сәхнә өчен бик үк яраклы түгел иде шул.
– Хәзерге цирк бинасын төзетүдә дә катнашкансыз икән.
– Филармониядә эшлим, өчәр ай гастрольләрдә йөреп кайтам. Ә күңелдә канәгатьсезлек. Зур иллюзия аттракционы төзисем килә иде. Ул вакытта хәзерге цирк янындагы мәйданда, ачык һавада “Шапито” циркы чыгышлары була иде. Черек күл янындагы агач бина янгын чыгып харап булды. Менә шушы “Шапито” циркы директоры Николай Панов белән дуслашып киттем, милли актерлар төркеме турындагы хыялларым белән бүлештем. Аны соңыннан яңа бина төзелешенә җаваплы кеше итеп куйдылар. Бина сафка баскач, директор вазыйфаларын башкарды. Минем цирк белән җенләнүемне белеп алды да, төзелеш тәмамлану белән баш администратор итеп эшкә чакырам, диде. Шулай итеп цирк дөньясына аяк бастым. Башта баш администратор булып эшләдем. Оештыру эшләреннән бигрәк, иҗади планнар да шактый. Күрәсең, Панов та кызыксынгандыр, бар әле мәдәният министрына кереп, планнарыңны сөйләп чык, ди бу. Бардым, 23 яшьлек егетнең хыялларын елмаеп тыңладылар да, хат язып, директорга килергә куштылар. Шулай итеп татар цирк коллективы оешты.
– Ул вакытта коллектив тупларлык артистлар бар идеме соң? Аларның чыгышлары нинди дәрәҗәдә булды?
– Ленин исемендәге мәдәният сараенда үзешчән цирк студиясе бар иде. Аны беренче татар цирк коллективы җитәкчесе һәм артисты Мөхәммәт Гатаулла улы Гыйсмәтуллин җитәкләде. Гомумән, һәрбер мәдәният сарае сәнгатьнең бу төрен үзендә оештырырга тырышты. Чөнки халык цирк ярата, ул бик популяр иде. Яңа татар студиясе ачылу турында игълан булгач та, 500 гариза килде. Шулардан 36 кеше сайлап алынды. 1970 елда ТАССРның 50 еллыгына беренче премьера чыкты. Ул искиткеч матур тамаша булды. Татар цирк коллективы пенсиягә киткәнче эшләде, матур чыгышлары тарихта калды.
– Нишләп тарихта калды соң? Бина бар, коллектив юкка чыккан.
– Советлар иле таркалгач, союздаш республикалар цирклары берлеге дә юкка чыкты, гастрольләр конвееры тукталды. Безнең цирк мөстәкыйль оешма булып калды. Хәзер безнең бинабыз бар, ләкин ул Татарстан мәдәни тормышыннан читтә кала. Ярый инде вакытында цирк мәктәбен оештыра алдык.
– Мәктәптә, бәлки, артистлар әзерләнә дә торгандыр. Ләкин без аларны күрмибез дә, белмибез дә. Чөнки хәзерге цирк безнең халыктан читләшкән кебек.
– Элек халык зал тутырып йөри иде, хәзер чыннан да читләштеләр. Билет бәясе икешәр мең торгач, анда кем генә йөрсен? Пенсионер әби-бабайлар оныкларына андый бәйрәм бүләк итә алмый. Өстәвенә ишектән килеп керү белән базар башлана. Балага монда уенчыклар, тәм-том өч бәягә арттырылып сатыла дип аңлатып булмый бит инде. Хәзер бит бу нәкъ безнеке дип карарлык чыгышлар да юк. Элек артистлар милли киемнәрдән, үзебезнең музыкага чыгыш ясады. Болар тарихта калды. Үзем циркта хыялымдагы аттракционны оештыра алмадым. Аңа мин гаепле түгел, сәбәпләре булды инде...
– Татар халкына күз буу барыбер ят нәрсә түгелме?
– Халык могҗизага ышана, шуны көтә, тәэсирләнеп карый. Тикмәгә генә балачактан “Әбүгалисина”ны яратам димәдем бит инде. Аны бөтен бала үз итә. Әбүгалисина – шулай ук тылсым иясе. Филармониядә эшләгәндә үк, фатирга керәсең, концертка бара алмаган әби-бабай, бер-ике генә фокус күрсәт әле, ди. Алар өчен махсус, кесәдә бер-ике чыгышлык әйбер әзерләп куям инде. Авыз ачып, рәхәтләнеп карыйлар. Хәзер дә шулай. Балалар өчен 45-50 минутлык программа әзерләдем. Өлкәннәр өчен дигәне сәгать тә егерме минутлык. Ни өчен фокуска олысы да, кечесе дә тартыла? Чөнки һәрберебез ниндидер дәрәҗәдә тылсымчы булырга тырыша. Бер кул изәве белән әйбернең юкка чыгуы, йә булмаса барлыкка килүе тылсым бит инде ул.
– Фокусчы булырга кайда өйрәтәләр?
– Артист, акробат, жонглер, клоун булырга укып өйрәнеп була, ә менә фокусчы булыр өчен үзеңә тырышырга кирәк. Башлангыч чорда атаклы фокусчыларның китапларын укыдым. Хәзер үзем дә татар телендә “Фокуслар энциклопедиясе”н бастырып чыгардым. Китап укып кына өйрәнеп булмый, монда рухи яктан да, физик яктан да ныклы әзерлек кирәк. Минем ут йоту, тәнгә пычак ыргыту кебек дәрвиш уеннарым да бар. Анда чыннан да ут йотасың, тән буйлап ут йөгертәсең. Пешмәс өчен, пычак тәнне җәрәхәтләмәсен өчен нервны шулкадәр көчәндерәсең ки, тән берничә минутка утка каршы тора ала. Ә кылычны тән аркылы үткәргәндә мускулларны үз вакытында йомшатырга кирәк. Әгәр сиңа шул вакытта комачаулыйлар, эндәшәләр икән, тән киселүе көн кебек ачык. Мин бер үзешчән артистны әзерләп караган идем, әмма ул күпмедер шөгыльләнергә йөрде дә, авырсынып, өйрәнүен ташлады. Җиңел тормышка өйрәндек шул, тир түгәсе килми бер дә. Фокус ул күп чыгымнар таләп итә, бөтен сәләтеңне кушып эшләсәң генә, чыгымнар аклана. Күрәсең, безнең мәдәни дөнья әле моны кабул итәрлек хәлдә түгелдер шул...
Гөлинә Гыймадова
Чыганак: http://www.vatantat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев