Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы уналтынчы телгә - швед теленә тәрҗемә ителгән

Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы швед телендә басылып чыгарга әзерләнә. Бу - уналтынчы телгә тәрҗемә. Гүзәл Яхина китап тышлыгын үзенең социаль челтәрендәге битенә элеп куйган һәм аның 2018 елның башында дөнья күрәчәген хәбәр иткән. Гүзәл Яхина 2018 елда китапның инглиз телендә дә тәрҗемәсе әзер булачагын әйтә. Искәртеп үтәбез, 2015 елда Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы “Большая книга” премиясе җиңүчесе дип табылды. Китапның егермедән артык телгә тәрҗемә ителәсе билгеле булды, шул исәптән ул татар теленә дә тәрҗемә ителде. Тәрҗемә авторы – танылган шагыйрә һәм тәрҗемәче Флера Тарханова. Быел М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры “Зөләйха күзләрен ача” драмасын сәхнәләштерде. Режиссер Айрат Әбүшахманов героиняның милләте күрсәтелмәвен әйтә.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев