Татар матбугаты
Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей бәхәсе: Россия авторлар җәмгыяте кем хаклы булуын әйтте
1280
0
0
Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин һәм Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова арасында килеп чыккан низагта кем хаклы булуы билгеле булды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Россия авторлар җәмгыятенең (РАО) Татарстан буенча филиалы директоры, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов әйтте.
Зөфәр Хәйретдинов әйтүенчә, Гүзәл Уразова белән Эльвира Сафина калган ике авторга РАО аша теркәлү узачагын әйткән булса, мондый хәл килеп чыкмас иде. Бу очракта ул Г.Уразова белән Э.Сафинаның гаепле булуын әйтте.
“Кызларның гаебе бар, чөнки алар үзләренең хокукы булмаган җырны РАОга теркәгән. Җырның бөтен хокуклары Радикта, шуңа күрә бу эшне ул башкарырга тиеш иде. Үз хокукларын Радик судта янәдән исбатларга тиеш, яисә РАОга Уразова белән төзегән бөтен килешүләрне алып килергә кирәк. Бер катлаулы әйбер дә юк”, - диде ул.
- 6 октябрьдә Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин (Элвин Грей) үзенең Инстаграм челтәрендәТатарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова караклыкта гаепләп язмаурнаштырды. Җырчылар арасындагы низаг "Красивая, хороший" җырына авторлык хокуклары өчен килеп чыкты.

Ләйлә Хәкимова, Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев