Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гомергә бергә... (Кремльдә республиканың үрнәк гаиләләре җыелды)

"Шушы яшемә җитеп, беркайчан югалып калганым юк иде, бү­ген әллә ничек дулкынландыра. Янәшәмдә – хатын, бер ягым­да хәләл җефете белән Президентыбыз утыра, шуңа шулай, ахры".  Гомер буе сәх­нәдән төшмә­гән, төрле роль­ләр белән халык алдында имтихан тоткан Г. Камал театры артисты Равил Шәрәфиев Кремльдә үрнәк гаиләләр җыел­ган тантанада чыгыш ясаганда, үзен кыю­сыз егет кебегрәк тотты. Яраткан артистыбызның Раушания ханым белән кавышуына 45 ел икән. Никахлары 1972 елның 15 июнендә Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында теркәлгән. Республика көне алдыннан кичә дүртенче ел рәттән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче үрнәк гаи­ләләрне бер өстәл артына җыйды. Быел 53 гаиләне чакырганнар. Гаилә стажы буенча, 10 ел бергә яшәүчеләр дә, чирек, ярты гасыр бер сукмактан атлаучылар да бар. Менделеевск районында яшәүче Зоя һәм Иван Костиннарның чәч­ләре чәчкә бәйләнүгә август аенда – 60 ел. Дүрт ул, бер кыз үстер­гәннәр. Гаилә җепләре шулай нык булуын хезмәттән, тыйнаклыктан һәм сабырлыктан күрә­ләр. “Безнең ачуланышып утырырга вакыт та булмады, эшләдек тә эшләдек”, – ди Зоя Яковлевна. Ә гаиләдә кемнең баш булуы күренеп тора: хатын авызын ачып сүз әйткәнче, башта иренә – Иван Петровичка күз ташлап ала. Әнә шулай алар бер-берсен сүзсез дә аңлыйлар. Костиннарның бриллиант туйлары булса, Фәтхетдиновларның – энҗе туйлары. Кем турында сүз барганын аңладыгызмы? Җырчы Салават... Ә Салават янында һәрчак Ләйсән булыр. Җырчы, гаилә хәле турында сөйләгәндә, Ләйсән – миңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибә­релгән иң зур бүләк, ди. Ә бу сүз­ләргә кадер дә, хөрмәт тә, ярату да салынган. “Бүген бездән дә бәхетле кеше юк, никахыбыз 5 августта булса, туй көнебез 24 августта иде”, – ди алар һәм 30 ел бергә. Казанда гына да ай буе концерт биргән, ел әйләнәсе гастроль­ләрдән кайтып кермәгән Салаваттан көнләшкән чаклар булмадымы,  дип сорагач, Ләйсән ханым: “Көнләшүләр була инде ул. Ә ник, хәзер дә көнләшәм, беркем белән дә бүлешәсем килми”, – дип җавап бирде. Ә гаилә бәйрәм­нәренә килгәндә, соңгы елларда күбрәк оныкларының күңелен күрергә тырышалар икән. Кечкенә кызчыклар гаиләне бер табынга җыя. Ике кыз, бер ул үстергән Фәтхетди­новларның оныклары өчәү – Хәят, Рәйхан, Җәннәт. Президент җыйган табында үзебезнең коллегабызны, ягъни журналист Зиннур Мансуровны да очраттык. Аның да Роза ханым белән гаилә коруына 40 ел икән, ягъни рубин туйлары булып узган. Зиннур абый озак еллар “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәр­рире булып эшләде. Роза ападан: “Журналист белән яшәү авыр түгелме?“ – дип кызыксынгач: “Журналист белән ярый әле ул, халык шагыйре белән яшәү ничек дип сорагыз сез!” – дип шаярды. Һөнәре буенча элемтәче булып эшләгән ханым дүрт дистә ел бергә гомер итү дәверендә иҗат ке­шесенең уйланып йөргән яки кулына каләм алган чагында янына килмәвең, төрле сораулар белән борчыма­вың хәерле икәнен яхшы аңлаган. Вакыт-вакыт авызыңа су капкандай дәшми кала белү, бер-береңә юл кую – һәр гаиләнең нигезен ныгытучы билгеләрдер ул, мөгаен.min gai Мансуровларда да соңгы сүзне гаилә башлыгы әйтә икән. Берәр нәрсә хәл итәсе булса, Роза апа балаларына: “Барыгыз, әнә әтиегез белән киңәшегез!” – ди. “Җаваплылыгы зур булса да,  мондый мөнәсәбәт миңа ошый”, – ди Зиннур абый. Ир белән хатын танышкан көннәрен дә яхшы хә­терли, туганнары димләгән. “Димчелек татар халкында электән булган. Хәзер дә ул йола яшьләргә бик ярап куяр иде”, – ди Роза апа. Кайбычтан килгән Нурания һәм Сәлимулла Мотыйгуллиннарны авыл сәхнәсендә бергәләп спектакь кую якынайтса, Буа районында яшәүче Альбина һәм Александр Алексеевлар студент елларыннан янәшә атлый. Үрнәк гаиләләр  арасында төрле һөнәр ияләре, төрле милләт вәкилләре бар: табиблар, укытучылар, авыл хезмәтчәннәре, спортчылар, эшкуарлар... Ә уртак яклары: бер дигән соклангыч гаилә төзегәннәр, мәхәббәт җимешләре – балалары да илгә-көнгә хезмәт итәләр. “Гаилә кеше өчен бик мөһим, анда рухи-әхлакый традицияләргә нигез салына, – диде Рөстәм Миң­неханов үзенең сәламләвендә. – Сез үзегезнең үрнәктә тәрбияле ул-кызлар үстердегез. Алар – рес­публиканың бүгенгесе һәм ки­ләчәге. Бездә гаиләгә зур өстенлек бирелә. Быел ярты ел эчендә генә дә 17 мең 300 пар өйләнеште. Шул уңайдан дистәләгән мөһим социаль проект тормышка ашырыла: яңа йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә, перинаталь үзәкләр ачыла, гаилә ялына, спортына да игътибар зур. Әлбәттә, эшлисе эшләр тагын да күбрәк”. Сүз уңаеннан: киләсе елда Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Гөлсинә ханым белән гаилә коруларына да 30 ел була икән.  
Фәния Арсланова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев