Татар матбугаты
Гомель шәһәрендә татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә эшли
1043
0
0
Гомель шәһәрендә "Күп төсле татар милли мәдәнияте" күргәзмәсе ачылды. Бу турыда "Гомельские ведомости" басмасы хәбәр итте.
Күгәзмә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында, Гомельдәге Румянцевлар һәм Паскевичлар сараеның көнчыгыш өлешендә оештырылган. Ике залда ике йөзгә якын уникаль экспонат урын алган. Биредә чигелгән тукымалар, аяк киемнәре, берничә төрле татар милли костюмы, җиһазлар бар. Шулай ук каллиграфия сәнгате, мөселман көнкүреше символлары, картиналар да күрсәтелгән, диелгән әлеге хәбәрдә.
Экспозициядә төрле статустагы хатын-кызлар кия торган дистәләрчә изү үрнәге дә куелган.
Хәзерге заман татар рәссамнары бүләк иткән картиналар Гомель сарай-парк ансамбле өчен бик зур кыйммәткә ия, дип яза җирле басма.
Күргәзмә 12 августа кадәр эшли.
Татар-информ
Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев