Татар матбугаты
Гөлсинә апа коесы
Бик-Үти авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Җәләлетдинов, авылда 85 яшьлек Гөлсинә апа Низамованың пенсия акчасына кое казытуын әйтеп, безне дә күреп китәргә чакырды. Без килгәндә, яңа кое янына “хуҗа”сы Гөлсинә апа да, Колхоз урамында яшәүчеләр дә җыелган иде. Коены әле яңа гына ясап бетергәннәре күренеп тора – тирәсендә сары балчык.
Беренче күрүгә үк, безне коеның бизәлеше сокландырды – түбәсендәге тимерләре чәчәкләп эшләнгән, төсле калай рәшәткә белән җыйнак итеп тотып алынган. Алары да бизәкләнгән. Моннан тыш, рәшәткәгә ябыштырылган истәлекле тактага Гөлсинә апа коесы икәнлеге язылган.
– Әтием, ике абыем сугыштан кайтмадылар. Әни белән ялангач чакларны күп күрдек. Хәзер тормышым әйбәт. Шатланам, шуңа да бу коены сәдака буларак эшләтәсем килде. Авылдашларыма миннән соң да истәлек булып калсын, – ди ул. Шул ният белән ике атна элек 40 мең сумнан күбрәк пенсия акчасын тотып, Рөстәм Җәләлетдинов янына килә. Авыл башлыгы бу идеяне хуплый.
Аннан бергәләп кое урынын сайлыйлар. Гөлсинә апа аны үз капка төбенә түгел, ә урам халкына күп еллар хезмәт иткән һәм бүген урыны гына калган искесе янына казытуны үтенә. Яшь чагында ул үзе дә аннан су ташыган. Урын билгеләнгәч, Рөстәм күрше Чуашстанның Ялчек авылыннан 11 бетон боҗра китерттерә һәм кое казыта. Боҗралар урнаштырылгач, эшкә Гөлсинә апаның туганы Фарих Низамов тотына. Агач, тимер эшләрен барысын да ул башкара. Бизәкләр дә – аның иҗат җимеше. Ике атна дигәндә, кое өлгерә. Ул урамны бизәп тора. Авыл халкы да моңа бик шат. Дүрт ел элек “Чиста су” программасы нигезендә авылга су кертелсә дә, коега суга киләчәкләр.
– Коелар булганда, коры елларда да сусыз тормадык. Гөлсинә апага рәхмәт, элеккеге коебызны торгызды, – диләр авылдашлары. Моңарчы да Бик-Үти авылында кое яңартучылар булган. Берничә ел элек пенсионерлар Мөсфирә Шиһапова һәм Гөлшат Сираҗетдинова башка урамдагы коены торгызырга акча биргәннәр. Анда эшчеләр черегән агач бураны алып, урынын чистартып, бетон боҗралар төшергәннәр. Нәтиҗәдә ташландык хәлгә җиткән кое кабат халыкка хезмәт итә башлаган. Менә шулай, искертмичә, яңартырга көчен дә, акчасын да кызганмыйча яши коелы Бик-Үти халкы.

Бик-Үти авылында 139 хуҗалык исәпләнә. Аларның 20дән күбрәгенең ишегалларында кое бар. Урамда – сигезәү. Халык чәй суына Мәктәп урамына, Мөсфирә Шиһапова коесына йөри. Аның суы иң тәмлесе.
Әлфинур Йосыпова. Буа районы
Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев