Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлиловага 80 яшь тулды

Кичә Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлиловага 80 яшь тулды. Россиянең Татарстандагы тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге оешма җитәкчесе урынбасары Азат Ахтареев юбилярга Татарстан Республикасы Президентының "Татар халкының әдәби мирасын саклауга һәм популярлаштыруга керткән зур өлеше өчен" рәхмәт хатын тапшырган. Шулай ук Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары истәлекле бүләкләр һәм ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән сәлам хаты биргән. Анда, аерым алганда, болай диелә: "Күп ел гомерегезне Сез илебезнең иң зур "Матур әдәбият" нәшриятында эшләүгә багышладыгыз. Җаваплылык, тәртип, кешеләргә игътибар һәм табигый тыйнаклык сезнең һөнәри сәләтләрнең аерылгысыз өлеше”. Хатта билгеләп үтелгәнчә, Чулпан Җәлилова әтисе – герой-шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен нәшер итүдә һәм аның Казандагы музей-фатирының ачылышында да катнаша. Чулпан Җәлилова Мәскәүдә туа һәм яши. Әтисе кебек, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. (Муса Җәлил әдәбият һәм сәнгать факультетын тәмамлаган.) Аннан соң, “Матур әдәбият" нәшриятына эшкә керә. Стажер-мөхәррир булып килә, ә лаеклы ялга әйдәп баручы фәнни мөхәррир булып китә. Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлый. Анда ул фортепиано классы буенча укый. 1993-1998 елларда Голландиядә стажировка үтә, Россия һәм Нидерландта актив концерт эшчәнлеген алып бара. 1997 елдан Мәскәүнең алдынгы мәктәпләрендә фортепиано буенча дәресләр бирә һәм "Арт-линия" фондының музыкаль программаларын җитәкли. Оныкчыклары Михаил Митрофанов-Җәлил һәм Елизавета Малышева-Җәлил – скрипач. Алар П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе Үзәк музыка мәктәбе сыйныфында укый. Күпсанлы халыкара һәм Россия конкурслары лауреатлары. Мәскәүдә, Казанда һәм Россиянең башка шәһәрләрендә концертлар куялар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев