Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Германия галимнәре М.Җәлилнең моңарчы халыкка мәгълүм булмаган фотоларын Казанга алып килде

Бүген Казан Кремленең Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музенда “Пруссия һәм Германия мөселманнары: төрекләр, маврлар һәм татарлар” дигән күргәзмәсе эшли башлады. 2342 Германия галимнәре татар шагыйре М. Җәлилнең моңарчы халыкка мәгълүм булмаган фотоларын да шушы күргәзмәгә урнаштырган. Халыкара проектны Вустрау шәһәрендәге Брандербург-Пруссия тарихы музее тәкъдим иттә.
Күргәзмәдә беренче тапкыр халыкка М. Җәлилнең Вюстрау лагерында пропагандистлык чорында төшерелгән әлегә кадәр билгесез фотолар, шундагы баракларның сурәтләре һәм җәлилчеләрнең Вюстраудагы тормышы хакында интервьюлар белән дә танышырга мөмкин.
Күргәзмәдә барлыгы 150дән артык экспонат куелган. Алар Германиянең данлыклы музейларыннан һәм хосусый тупланмалардан алынган. Алар моңарчы Германиядән читкә чыгарылмаган булган.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев