Татар матбугаты
Гармун моңнарына кушылып, яшьлек урамнарын урап кайтасы килгән мизгелләрегез буламы?
Ике дә уйлап торасы түгел, мондый вакытларда Казан шәһәрендәге “Казан татарлары” ветераннар хоры чыгыш ясаган урынга юл тотарга кирәк. “Илкәем”, “Казан кичләре”, “Умырзая”, “Беренче мәхәббәт” – кыскасы, кайчандыр безнең йөрәкләрне җилкендергән, татлы мәхәббәт дөньясында гиздергән җырларның барысын да шунда тыңларга, теләгән очракта кушылып җырларга да була.
Бу юлы “Казан татарлары” ТР Эчке эшләр министрлыгының Менжинский исемендәге мәдәният үзәгендә үзенең бәләкәй генә биш еллык юбилеен бәйрәм итте. Күп нәрсәләргә сокланып та, гаҗәпләнеп тә, уйланып та кайттым мин бу кичәдән. Башта, әле мәдәният йортына барып җиткәнче үк, шул якка таба агылган халык ташкынына гаҗәпләндем. Мөгаен, тагын берәр чара узадыр дип уйлаган идем, керсәм, зур гына залда урыннар да санаулы гына калган булып чыкты.
Җыр-моңга гашыйк ветераннарны бер йодрыкка хорның сәнгать җитәкчесе Ләйлә Сафиуллина җыя. Барысы да гадәти генә, Өлкәннәр көнендә чәй эчә-эчә, концерт тыңлап утырганда башлана. Кемдер, без дә шулай сәхнәгә чыгып, башкаларны шатландыра алабыз инде, дип әйтеп куя. Шул җитә кала. “Мәктәптә укыганда мин Пионерлар йортында оештырылган хорга йөргән идем. Аннан соң 25 ел буена балалар бакчасында эшләгәндә нәкъ менә хорда җырлыйсы килү теләге белән янып яшәдем. Ә монда шул хыялымны чынга ашырырга кинәт кенә җай чыкты”, – ди Ләйлә Маратовна бу җәһәттән. Шулай итеп, җырларга ашкынып торган бер төркем хор оештыру идеясе белән Пенсионерлар клубы җитәкчесе Флюра Бибаевага мөрәҗәгать итә. Ул бу яңалыкны хуплап чыга һәм бүгенге көндә дә ярдәменнән ташламый.
“Казан татарлары” хорының архивын актарып утырам. “Залесный” мәдәният йортында башланган чыгышлары кая гына илтмәгән аларны?! Казандагы, Кырлайдагы Тукай музейлары, сырхауханәләр, “А.И. Герцен” теплоходы, “Крутушка”, “Санта” шифаханәләре, сугыш ветераннары өчен госпиталь, “Элекон” заводы, республика районнарындагы мәдәният йортлары... Темалары да төрледән-төрле: Муса Җәлил юбилеена да, Тукай көннәренә багышланган, Өлкәннәр көне, инвалидлар декадасы, Шәһәр, Республика көннәре уңаеннан куелган концертлар... Монысына гаҗәпләнәсе дә түгел. Нигә дисәгез, “Казан татарлары”ның репертуары теләсә нинди бәйрәмне колачлый ала, чөнки аларның һәр чыгышы халкыбыз моңы белән сугарылган. Җитмәсә, алар, төрле жанрлар кулланып, үзләре сценарийлар төзеп, чыгышларын гел төрләндереп торалар. Ул гына да түгел. Хорга йөрүчеләр менә дигән “Казан нуры” бию ансамбле дә оештырганнар. “Казан егетләре”, “Казан кызлары” дигән җыр ансамбльләренә дә берләшкәннәр. Фәүзия Хәсәнова, йөрәкләрне өзәрлек итеп, концертның башыннан ахырына кадәр гармун телләрен тибрәтте. Гармуннан тыш, гитара, кубыз кебек уен кораллары да ят түгел аларга.
Нәтиҗәләре дә саллы. Төрледән-төрле шәһәр бәйгеләрендә гел призлы урыннар яулыйлар. “Балкыш” фестивале алар өчен бигрәк тә кадерле. Бу бәйгедә күп тапкырлар дипломант, лауреат исемнәренә лаек булганнар. Хәер, эш мактаулы исемнәрдәмени? Мондый концертта тормыш ыгы-зыгысыннан аерылып торасың, дөньяга башка күзлектән карый башлыйсың, игелек, изгелек, матурлык кебек төшенчәләргә якынаясың.
“Казан татарлары” ансамбле чыгышы мине хор дигән төшенчә турында шактый уйланырга мәҗбүр итте. Халыкны берләштерү, аралаштыру көче гаять зур бу чараның. Хор җитәкчесе Ләйлә Марат кызы да моның нинди җаваплы, катлаулы, шул ук вакытта бик файдалы эш икәнен яшерми. Монда бер-береңне ишетә, аңлый белергә кирәк.
Без бит үзебез дә – төрле хорларда җырлап үскән буын. Кайда гына җырламадык: мәктәптә, уку йортларында, эш урыннарында... Ни өчен аңа үз вакытында шундый игътибар бирелде икән? Тарихка күз салсак, хор коллективлары беренче тапкыр Борынгы Грециядә барлыкка килгән. Алар төрле фаҗига вакытларында җырлаганнар. Димәк, моннан чыгып шуны әйтергә була: хор тынычландыру сәләтенә ия. Әлбәттә, шушы чор эчендә ул үзгәрешләр кичергән: берничә тавышка җырлый башлаганнар, балалар, яшьләр, ир-атлар, хатын-кызлар, чиркәү хорлары барлыкка килгән. Әмма аның беренчел сыйфаты җуелмаган дип уйларга кирәк. Шулай булгач, “Казан татарлары” хорының нәкъ менә хастаханәләрне, шифаханәләрне үз итүе бер дә гаҗәп түгел. Чын күңелдән, бушлай концертлар куйганнарын исәпкә алсаң, бигрәк тә.
Бушлай дигәннән, акча дигәнең бер дә комачауламас иде бу коллективка.
– Әле хорны оештыргач та, Флюра ханым кайбер кабинетларга мөрәҗәгать итеп карарга киңәш итте. Йөреп карадым. Тик миннән булмый икән ул соранып йөрү. Уйламаган җирдән берәр иганәче килеп чыкса гына инде. Берара мин “Кичке утлар” хорында җырлап алган идем. Шулвакыт бер бай гаиләдә бала тәрбияләүче булып та эшләдем. Сүздән сүз китеп, хуҗага: “Менә чыгыш ясыйсыбыз бар, юньле киемебез юк”, – дигән идем. Күпме кирәк дип сорады да 100 мең сум акча тоттырды кулыма. Тамашачы алдында йөзебез кызармаслык итеп киенгән идек шул чакта. Менә шундый кеше килеп чыксын иде ул! 100 мең сум “Казан татарлары” хорына да сәхнә киеме әзерләргә җитәр иде. Ә болай хорга йөрүче Венера ханым Нурсубина белән төннәр буе тегәбез, ниндидер яңалык уйлап тапкан булабыз”. Кем белә, Ләйлә ханымның бу сүзләреннән соң, бәлки, ярдәм итүче дә табылыр. Ә якыннан танышырга теләүчеләр булса, 25 апрель көнне көндезге сәгать икегә “Дуслык йорты”на килегез. Анда “Казан татарлары” Габдулла Тукайга багышланган бик матур кичә үткәрергә җыена.
Чыганак: http://www.vatantat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев