Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гарәп һәм иске татар телендәге тарихи документлар тәрҗемә ителәчәк

Кичә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән Архив эше буенча республиканың дәүләт комитеты рәисе Ирада Аюпова эшлекле очрашуда катнашты. Мондый ике яклы киңәшмә үткәрү турындагы карар республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Иранга рәсми сәфәре барышында кабул ителә, дип хәбәр итә дини оешманың матбугат хезмәте. Очрашуда Ирада Аюпова, эшче төркем оештырып, чит ил һәм Россия эчендәге архив документларны өйрәнү өчен уртак эшчәнлек буенча килешү төзергә тәкъдим итте. Хезмәттәшлекне берничә юнәлештә алып барырга ниятлиләр: гарәп һәм иске татар телендәге тарихи документларны тәрҗемә итү, Татарстан һәм Россия территориясендәге архивны өйрәнү буенча эксперт-тикшерү консультацияләре булдыру. Шулай ук чит илләрдә сакланучы борынгы рәсми язмаларны тикшерү, документларны эзләү һәм реставрация үткәрү, вакф өлкәсендә хезмәттәшлекне булдыру. Шунысы игътибарга лаек, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихи документларны, татарча дини мирасны эзләү, өйрәнү һәм саклау буенча актив эш алып бара.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев