Татар матбугаты
"Гаиләне беренче урынга кую мөһим" - Ләйлә Дәүләтова (ӘҢГӘМӘ/ВИДЕО)
Күп тамашачылар яратып караган “Адәм белән Һава” тапшыруы озын тукталыштан соң кире “Яңа Гасыр” каналы экраннарына әйләнеп кайта. Иң популяр тапшыруларның берсе кайда югалып торды һәм аның кире кайтуының сәбәпләре нинди? Бу һәм башка кызыклы сорауларга тапшыруның алыштыргысыз алып баручысы Ләйлә Дәүләтова җавап бирде.
– Күп тамашачыларны кызыксындырган сораудан башлыйк: тапшыру өч ел дәвамында ни сәбәпле зәңгәр экраннардан югалып торды һәм, билгеле, кире кайтуы нинди бурычлар белән бәйләнгән?
– Мин үзебезнең бәбине үстерү өчен декрет ялына киттем һәм, бәбигә 3 яшь тулганнан соң, кире эшкә чыктым. Бары шул гына һәм барысы да бик гади.
– Яңадан эшли башлаган тапшыруның тәртибе һәм концепциясе үзгәрдеме?
– Тапшыруның төп эчтәлеге шулай ук танылган гаиләләргә багышлана. Анда шул ук гаилә серләре һәм, әлбәттә, балалар, ягъни һәркемгә кызыклы гаилә проблемалары күтәрелә. Аерма шунда гына: элек тапшыру ярты сәгатьлек иде, хәзер бер сәгатьлек.
– Сезнең фикерегезчә, бүген дәүләт тарафыннан гаиләгә иҗтимагый институт буларак җитәрлек игътибар биреләме?
– Миңа калса, барысы да тәртиптә кебек, ә калганы кешенең үзеннән тора. Хәзер адәм баласы үзе бераз гына бозылды. Аңа булган саен баерак ир, яшьрәк хатын кирәк. Кеше үзен кулында тота икән, үз гаиләсен саклап кала ала. Хөкүмәт гаиләгә комачауламый, кешенең гаиләсен саклавы-сакламавы бары үзеннән генә тора.
– Гаилә бәхетенең, Сезнеңчә, сәбәбе нидә? Аны ничек сакларга?
– “Гаиләне ничек сакларга?” дигән сорау гади тоелса да, ул чынлыкта бик катлаулы. Мәсәлән, без тапшыру эшләү дәверендә 300 тирәсе гаиләне төшергәнбез. Шуларның 70 проценты чын түгел, алар тапшыруга әкият сөйләп утыралар. Кемнәрнеңдер, гомумән, беренче гаиләләре түгел, димәк, бу – бик зур проблема дигән сүз. Гаиләне саклау серләренә өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк. Тапшыруның мөһимлеге гомерлек булып кала. Аның серләре бик күп. Һәр ике як та сакларга омтылган очракта гына матур гаилә ясап була торгандыр. Эшне һәм карьераны түгел, ә гаиләне беренче урынга кую мөһим. Ир-ат өчен, бәлки, эш һәм карьера беренче урында торырга тиештер, ләкин хатын-кыз өчен беренче урында гаилә булу кирәк.
– Сезгә балагызны тәрбияләүдә башка гаиләләрдән алган тәҗрибәгез ярдәм итәме?
– Мин гаилә, балалар һәм дингә кагылышлы күп мәгълүмат алып торам, бик күп укыйм. Мин гомер буе укыдым һәм хәзер дә укыйм. Иң истә калганын әйтәсем килә – балаларга акча һәм синең нәрсәдер алып бирүең мөһим түгел, аңа синең елмаюың, кочаклавың, игътибарың һәм вакытың кирәк. Бу – бүгенге ата-аналарның төп кимчелеге. Балалар компьютер кочаклап утыралар, аларга сәламәтлек ягыннан да, психологик яктан да нык зыян килә. Балаларга, беренче чиратта, ярату кирәк, бала синең яратуыңны тоеп үсәргә тиеш. Баланы күргәннән соң, һичшиксез, аңа елмаерга, аны кочакларга кирәк. Ир-атка карата да шундый ук тәрбия сорала. Син нинди генә тәмле ризык әзерләп торма, аны көләч йөз белән каршы алмыйсың икән, тәмле ризыклар күзгә күренмәскә дә мөмкин.
– Шагыйрә буларак, Сез гаилә белән танышуларга һәм тапшыруга нинди күзлектән карыйсыз?
– Мин гап-гади күзлектән карыйм, мин – чын гап-гади караучы. Миңа катнашучының бу җөмләсе кызыкмы – шуңа карыйм. Кайбер гаиләләр белән әңгәмә алып барганда, фикер таба алмыйча газапланам. Шагыйрьләр һәм язучылар фикерле була, алар белән эшләргә рәхәт. Җырчылар белән эшләгәндә, фикер авырдан табыла.
– “Яңа Гасыр” каналы тамашачыларына тапшыруның яңадан экраннарга әйләнеп кайтуы уңаеннан нинди теләкләрегез бар?
– Беренчедән, без “Яңа Гасыр” каналы эшли башлауның беренче көненнән үк экраннарга чыктык. Без “Яңа Гасыр” белән һәрвакыт бер яшьтә калабыз. Икенчедән, конкурентлык бик көчле. Хәзер, китаптан интернетка күчкән кебек, халык тиз күчешне ярата. Тамашачыларны саклап калу өчен бик нык тырышырга кирәк. Моның өчен кыска һәм кызыклы, нәрсәдер бирерлек тапшырулар булуы зарур, башкача кешене тотып булмый. Барлык татар халкының: “Аһ, “Яңа Гасыр” күрсәтә, мин аны гына карыйм”,– дигән хәлдә булуын телим.
Ватаным Татарстан
РЕДАКЦИЯДӘН: Ләйлә Дәүләтованың "Кеше булып кал" шигыре. https://www.youtube.com/watch?v=BBDXEn3-1Fo https://www.youtube.com/watch?v=BBDXEn3-1FoИң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Татар матбугаты
Автомат һәм мәдәният...

Узган атнаның үзенчәлекле вакыйгаларының берсе – Корал коючылар көне (День оружейника) уңаеннан Мәскәүдә конструктор Михаил Калашниковка һәйкәл ачылу һәм Россия мәдәният министрының шул тантанада: “Калашников автоматы – Россиянең чын мәдәни бренды”, – дип белдерүе булды кебек.
Россиянең мәдәни брендлары, ягъни илне, биредә яшәүче халыкны, аның яшәешен, холык-фигылен ачып бирә, аңларга булыша, дөньяга чыгара торган билге, күренеш, җисем, җан ияләре арасында балалайка, чебурашка, рус аюы,
рус кышы, ХIХ гасыр рус классиклары, дөресрәге, аларның үлемсез романнары, без Галәмгә очырган беренче ясалма иярчен – спутник, башкалар бар. Әлеге исемлеккә биредәге тормыш-көнкүрешнең аерылгысыз юлдашы – аракының да керүе мәгълүм. Тик менә үтерү, җан кыю коралын мәдәни брендлар арасына кертү...
Әмма артык гаҗәпләнәсе юк, 1956 елда венгр патриотларын канга батырып, беренче сынау узган, аннан соңгы канлы конфликтларның берсеннән дә читтә калмыйча, йөзләрчә мең кешене җәһәннәмгә озатырга өлгергән АК-47 автоматын күпләр Россия символлары арасында күрә, аның нәкъ менә Россиядә яралуы белән горурлана да. Министр Мединский әйткән бәяләмә дә, иске авыздан яңа сүз, һәйкәл янында нидер сөйләргә кирәк булганга гына яңгыраган чираттагы “Ата казыгыз күкәй саламы?” булудан бигрәк, чын россиячә аң, уй сөреше, менталитет чагылышы булса кирәк. Андый сүзләр һәм ул һәйкәл – фәкать көчленең генә хаклы булуын тану, хуплау белән бергә, безнең реликтив кимчелекләр җыелмасын мөлдерәмә итүче зәвыксызлыкка, билгеле бер дәрәҗәдәге мәдәниятсезлеккә дә өстәмә дәлил кебек.
Европа башкалаларында хәрби конструкторга һәйкәл куелуны күз алдына китереп була әле. Тик аларда сынның кулына андый корал тоттырылыр, мәдәният өчен җаваплы затларның ул тирәдә эзе булыр иде микән? Бик шикле. Сугыш коралын мәдәният җәүһәрләре, брендлар арасына кертүне инде әйткән дә юк. Корал – мәдәни билге икән, илдәге мәдәният үзе нинди була ала соң? Югары түрәләрнең андый чыгышларын тыңлагач, Россиядә мәдәният милитаристик кәефләргә, кораллану, коралга табынуга хезмәт итмиме, дигән шик, сорау туа. Һәм аңа “юк” дип, кистереп җавап бирү кыен.
Калашников һәйкәлгә лаек түгел дип беркем дә әйтми. Лаек, әмма мәркәз калада түгел, ә мәсәлән, үзе яшәгән Ижауда. Сугыш коралы урынына кулына сызымнар тотып, шул каланың күркәм бер урынында баскан сынга кем каршы була ала? Түрәләргә, мантыйкка сыймаганны сөйләп йөргәнче, һәйкәлләрнең затлы, кабатланмаслыгын һәм бигрәк тә дөрес урынга куелуын кайгырту мөһимрәк булмас идеме? Мәскәүдәге бронза Калашников Лениногорскидагы локаль конфликтларда һәлак булганнарга куелган, кулына шундый ук автомат тоткан солдаттан аерылмый. Конструктор солдаттан аерылырга тиеш булса да...
Россия корал коя. Сыйфатлыны һәм күп итеп. Калашников автоматыннан башлап, водород бомбасына чаклы йөзләгән төр кораллар белән арсеналларыбыз күптән инде шыплап тулган. Чын сәнгать әсәре булган һәйкәлләр коярга, аларны тиешле урыннарга куярга кайчан өйрәнербез, әйтү авыр. Сокланырлык сыннар урынына бездә провинциаль шәһәрләрнең бакча-паркларында, мәйданнарында да пьедесталга танк, самолет, туп менгерәләр. Мода, зәвык. Хәрби гарнизонга яраган гадәтнең тыныч шәһәрләрне килбәтсез, шыксыз иткәнен аңларга һаман да шул үзенчәлекле холык-фигыль комачаулыймы, әллә инде ул җирле түрәләрнең шыр наданлыгымы – тиз генә аңламассың да.
Һәйкәл ул сынлы сәнгать кенә түгел. Ул югары мәдәният тә әле. Ул – мәңгелеккә дәгъва, ул – хәтер, бәндәне сокландырырга, кирәк булса тетрәндерергә тиешле тәрбия чарасы да. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш. Ләкин бездә мәдәният белән сугышны, мәдәният белән коралны, кораллануны бер җепкә тезеп, бутап, алардан гарип симбиоз ясап, һаман саен аңны, холык-фигыльне дә гарипләтә киләләр. Милитаризмны аклаган һәйкәлләрнең мәдәнияткә катнашы юк һәм була да алмый. Яулап алуларга, куллары терсәктән канда булган Явыз Иван, юлбасар Ермак кебекләргә куелган сыннарның да шулай ук. Алар – бары безне итәктән тотып алып, үткәндә калдыра, ипле тормыштан аралый карачкылар гына.
Без ни дәрәҗәдә мәдәниятле? Мәдәниятлелек ул укымышлылык яисә сүгенә белмәү генә түгел. Ул – хөр фикерлелек, иҗтимагый активлык, илең, милләтең өчен җаваплы була белү, шул исәптән беркемне дә кимсетмәгән мәгънәле һәйкәлләр коя, аларны тиешле, аек мантыйк таләп иткән урыннарга куя, урнаштыра белү дә. Болары өлкән абзыебызга гына түгел, без – татарларга да кагыла дип беләм.
Наил Шәрифуллин, Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Нет комментариев