Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Тукай ис. Татар дәүләт филармониясендә абонементлар сату ярминкәсе узачак

22-26 март көннәрендә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә абонементлар сату ярминкәсе узачак. Сәгать 10нан 21 сәгатькә кадәр концерт залы фойесында эшләячәк 6 кассада абонементларны зур ташламалар белән сатып алып булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сүз барды. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Кадыйм Нуруллин әйтүенчә, икенче тапкыр оештырылучы ярминкә 100гә якын концертны үз эченә ала. Аларда 1 меңнән артык төрле жанрда эшләүче артист чыгыш ясый. Барлыгы 23 абонемент сатуга куела. “Бу көннәрдә абонементларны 45 процентка кадәр ташлама белән сатып алып булачак. Бу бик уңайлы, чөнки кешеләр урын алып кына калмый, вакытын, акчасын да экономияли. Алдан ук шәхси ял программасын формалаштырырга була, үзеңә ошаган чараларга абонемент сатып алырга мөмкин”, - дип белдерде ул. Абонементлар өчен акчалата да, карта белән дә түләп була, директор сүзләренә караганда, әле кредит турында да уйлыйлар. П/к посвященная Третьему Всероссийскому фестивалю "Народные мелодии" “Бик отышлы абонементлар бар: былтыр тәкъдим ителгән абонементларның 15-20 процент өлеше ике көн эчендә 100 процент дәрәҗәдә сатылды. Элек тә филармония абонементлар белән эшли иде, әмма ул бары тик локаль характерда гына иде. Мәсәлән, халык оркестрына гына сатылган. Хәзер барысы да абонементлар чыгару буенча актив катнаша. Бүген 2017-2018 елларга чыгарсак, хәзердән үк 2018-2019 еллар сезоны буенча параллель эш бара, чөнки артистларда ул озак елларга алдан ук языла. Киләсе сезон инде концертлар белән тулы”, - ди Кадыйм Нуруллин. Директор былтыр халыкның, егылып, абонемент сатып алу күренеше булганы, 3 компьютер каршында озын чират тезелгәне турында сөйләде. “Сәгать 10 га ачылуга 400 ләп кеше иде инде. Без болай берьюлы килерләр дип көтмәгән идек, акрынлап сатылыр дип уйладык, өстәвенә ул эш көннәре иде. Аннары 6 компьютерны чыгарырга мәҗбүр булдык. Мин кешенең ялын алдан планлаштырганын акыллы карар дип саныйм. Филармониядәге концертлар, башка урыннар белән чагыштырганда, бәясе ягыннан арзан булуы сер түгел. Без - социаль юнәлешле оешма”, - ди ул. Филармония директорының концерт эше буенча урынбасары Ренат Закиров, директор сүзенә өстәп, һәркем үз зәвыгына туры килерлек концерт таба алачагын белдерде. “Бу төрле юнәлешләр – романстан джазга, бию сәнгатеннән кино сәнгатенә, балалар тамашасыннан олылар өчен тамашаларга кадәр”, - ди ул. “Абонемент сатып алу үзенчәлеге шунда ки, бу - кешеләр өчен бик отышлы, болай тамаша бәясе күпкә арзанга төшә, шулай ук тамашачының күңеленә хуш килгән урыны барлыкка килә. Кемгәдер, мәсәлән, 8 нче рәт, 22 нче урын ошый, ә кемгәдер балкон кирәк. Халыка абонемент системасы бик якын була башлады”, - дип саный Ренат Закиров. Спикерлар яңа сезон программасы шактый кызыклы булачагын вәгъдә итә. Берничә абонемент Казан тамашачысына якын булган джаз музыкасына багышланачак. “Казан кешесе джаз ярата. Мәсәлән, 8 нче санлы аабонемент – Татарстанның Филармония джаз оркестры Америка, Мәскәү, Грузиядән солистларны тәкъдим итә , шулай ук трубач Вадим Эйленкриг киләчәк. Яш тамашачылар өчен “Струны в джазе”, “Парад джазовых вокалистов, “Казанские юные джазмены” кебек чаралар әзерләнә”, - дип беддерде республиканың филармония джаз-оркестры җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Лидия Әхмәтова. Абонементлар барлыгы 6 кассада сатылачак. Сораулар булса, консультантлар урында ук җавап бирәчәк.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев