Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Тукай белән А.Пушкинны, Г.Исхакый белән Л.Толстойны чагыштыру дөрес түгел...

Татар язучысы Рабит Батулла, Габдулла Тукай белән Александр Пушкинны, Гаяз Исхакый белән Лев Толстойны чагыштыру дөрес түгел дигән фикердә. Бу хакта фикерен ул Казан федераль университетының Тataristica үзәге тарафыннан үткәрелгән “ХХI гасыр һәм Тукай” темасына дискуссия барышында белдерде. “Тукай кем соң ул?” дип сораганда, без күп очракта хәбәрдар булмаган башка милләтләргә “ул безнең Пушкиныбыз” дибез. Исхакыйны “ул безнең Толстой” дибез. Мин бу чагыштыру ике якны да кимсетә дип уйлыйм, чөнки алар икесе ике биеклектә. Аларны чагыштырырга ярамый. Пушкин ул аристократ, ул хәерче түгел, аның торыр урыны, малы да бардыр. Ә Тукай бит башка. Толстой белән Пушкин “телебез, милләтебез бетә, динебезне сыталар” дип борчылмаганнар. Алар үз илләрендә рәхәтләнеп яшәгәннәр. Тукай белән Исхакый телне, динне саклап калу өчен көрәшкән. Берсе - төрмәдән төрмәгә йөргән, берсе - чирләшкәгә әйләнгән. Аларның бөеклеге шунда. Тукайның бөеклеге аерым, Пушкинныкы аерым, чөнки аларның шарты төрле. Хәтта мин әйтер идем: Пушкинга караганда, Тукай ай-һай бөегрәк түгел микән әле?! Чөнки Тукай асфальт белән тигезләнгән җирләрне бәреп чыккан шәхес. Бөтен сәнгатьтә Тукай. Тукай турында язмаган кеше юк. Сәнгатьнең бөтен күзәнәкләре Тукайда. Моны бөеклек дими, ни дисең?”, - дип белдерде Рабит Батулла.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев