Татар матбугаты
"Г.Тукай ике арада янып, халкын коткарган кеше" - Рабит Батулла
Татар язучысы Рабит Батулла Казан федераль университетының Тataristica үзәге тарафыннан үткәрелгән “ХХI гасыр һәм Тукай” темасына дискуссиясендә, Тукайның бөеклеген үзенчә дәлилләп, үз фикерләрен җиткерде.
Язучы Тукайны русчалатып “Тукай ул предохранитель высокого напряжения” дип атады. “Күп ваттлы ток җибәрәбез бит, менә ул шул яшенүткәргеч кебек. Бер якта – шовинистлар, бу якта – милләтчеләр, шулкадәр киеренкелек булган. Ул ике арада янып, халкын коткарган кеше. Ничек бөек димисең аны?! Ул упкынга бара торган халыкны, үзенең чәрдәкләнүен белә торып, күкрәге белән каплаган, упкынга төшүче халыкны саклап үзе сытылган кеше. Тукай ул – шәм, шәмнең яктылыгы еракка киткәч кенә төшә, Тукай бездән ерагайган саен, күбрәк яктыртачак. Аны ничек бөек димисең?!” – дип белдерде Рабит Батулла.
Дискуссия барышында Тукайның бөеклеге, даһилыгы турында галимнәр, белгечләр үзара фикер алышты. Татар яшьләре активисты Рәдиф Кашапов Тукайны идеаллаштыру аны халыктан ерагайта дигән фикерен белдерде. Күпләрнең Тукайның 2-3 әсәреннән кала башка әсәрләрен белмәүләре турында фикер яңгырады. Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Тукайның халыктан ерагаюы турындагы фикер белән килешмәвен әйтте.
“Әгәр Тукайны якын итмәсәләр, аның китаплары тузан җыеп ятар иде. Аның китапларын табу бик авыр. Туристлар да һәрвакыт Тукай китапларын сорыйлар”, - диде. Разил Вәлиев Тукайны чит илләрдә күбрәк хөрмәт итәләр дигән фикер белән килешә. “Тукай ул шагыйрь генә түгел, безнең милләтне үз тирәсенә җыючы кеше. Тукай булмаса, безнең милләт тагын да таркау булыр иде”, - ди депутат. Халыкның Тукайның танылган әсәрләреннән башкаларын белмәвенә килгәндә, Разил Вәлиев фикеренчә, урамга чыгып, кешедән Пушкин яки Шекспирның ничә әсәрен беләсең дип сорасаң да, шул өчтән артыкны әйтә алмаслар иде.
Дискуссия барышында Тукайның уңай якларын гына күрсәтеп, идеаллаштырып, кимчелекләрен яшерү кирәкме-юкмы дигән бәхәсле тема да киң кузгатылды. Бу хакта соңрак укый аласыз.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев