Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театры уникаль акция игълан итә

Хөрмәтле тамашачылар! Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 111нче сезон ябылу уңаеннан уникаль акция игълан итә! Камал театрының июньнең 14нән алып 22сенә кадәр барган спектакльләренә билет сатып алган очракта, 23 июньдә сезонны ябучы легендар "Зәнгәр шәл" спектакленә чакыру билеты бүләк ителә. Чакыру билетларының саны сатып алынган билетлар санына бәйле: 1 билет сатып алган очракта -  "Зәңгәр шәл" спектакленә 1 чакыру билеты, 2не сатып алсагыз - 2 чакыру бирелә һ.б. Акция июньнең 14еннән 22сенә кадәр дәвам итә. Махсус тәкъдим театр кассасында сатып алынган билетларга гына тарала. Касса адресы: Казан, Татарстан ур., 1 йорт. Белешмәләр өчен телефон: 293-03-74. Акция буенча сатып алынган билетлар кире кайтарылмый. Театр администрациясе акция шартларына үзгәрешләр кертергә хокуклы. [caption id="attachment_28002" align="aligncenter" width="455"]image description image description[/caption]
Г.Камал театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев