Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында "Яңа татар пьесасы – 2016" драматургия бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде

Кызыксындыру бүләгенә өч автор ия булды: Артур Шәйдуллин «Кайтыр юлга чыккан идем», Айсылу Хафизова «Прима», Нәфисә Исмәгыйлева “Эх, җаныем”. «Балалар өчен пьеса» номинациясе - Нәфисә Исмәгыйлева “Тамчылар”. «Стилистик эзләнү» номинациясе - Рәмис Латыйпов “Кит... Китмә!”. «Татар театрының 110 еллыгына багышланган пьеса» номинация - Илгиз Зәйниев “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт”. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясе – Ркаил Зәйдулла “Нәгыймә”. III премия – Зөлфәт Хәким “Тәрәзәдә һаман ут яна”. II премия – Айгөл Әхмәттгалиева “Сагынган чакларымда”. I премия – Илгиз Зәйниев “Борһан йорты”. Тантананы Фәнис Җиһанша алып барды. Җиңүчеләргә дипломнарын Әзһәр Шакиров, Илдар Хәйруллин, Фәрит Бикчәнтәев, Нияз Игъламов һәм жюри рәисе Искәндәр Гыйләҗев тапшырды. Әлеге ун пьеса “Яңа татар пьесасы” җыентыгына кертелә. Исегезгә төшерәбез, быел, Татар театрының 110 яшьлек юбилее елында, яңа татар пьесасы бәйгесендә барлыгы 58 әсәр катнашты, 2нче турга 20 пьеса үтте, шулардан 10сы бәйгенең шорт-исемлегенә эләкте. «Яңа татар пьесасы-2016» конкурсына җибәрелгән пьесаларны жюри рәисе – Искәндәр Гыйләҗев, жюри әгъзалары – Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Айгөл Габәши, Резедә Гарипова, Әлфәт Закирҗанов, Нияз Игъламов, Эльвира Камалова, Гүзәл Сәгыйтова, Гөлшат Фәттахова, Миләүшә Хәбетдинова, Илдар Хәйруллин, Нурания Җамали, Илфир Якупов бәяләде. Конкурсны гамәлгә куючылар - Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы. Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган һәм матбугатта чыгарылмаган татар телендә иҗат ителгән пьесалар тәкъдим итә. Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә. “Яңа татар пьесасы” бәйгесе беренче тапкыр 2003 елда үткәрелде. Ул ике елга бер мәртәбә үтә. 2003 елдан алып, әлеге конкурсның нәтиҗәсе буларак, лауреат исеменә лаек булган һәм төрле номинацияләрдә җиңү яулаган 30га якын әсәр инде татар театрлары сәхнәләрендә дөнья күрде. Соңгы тапкыр конкурс 2014 елда узган иде. Ул елны беренче урын бирелмәде. Икенче урынны "Читлек" пьесасы авторы Зәбир Гыймаев, өченче урынны "Дөнья киң түгел икән" пьесасы өчен Зөлфәт Хәким алган иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев