Татар матбугаты
Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрында KAZAN бию ансамбле яңа программасын тәкъдим итте
KAZAN бию ансамбле үзенең 20 еллыгына «Бөек Ефәк юлы» исемле театраль тамаша әзерләгән. Кичә, 17 апрельдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә яңа программаның премьерасы булды, ул бүген дә күрсәтеләчәк. Тамаша тулы залда аншлаг белән узды.
“Бөек Ефәк юлы шәрыкъ дөньясы буларак якын тема, ул безнең Идел буе Болгар дәүләтенең гөрләтеп сәүдә иткән вакытлары”, – диде KAZAN бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова тамаша башланыр алдыннан журналистларга.
Ефәк юлы буйлап театраль сәяхәт йомрыланып эленеп торган ефәк кузыларыннан башлана. Рәссам ул кузыларны агач ботакларына элеп, агачны биюче кызлар башына кидерткән. Шоуның символы булган ефәкче кызлар сәхнәгә залдан күтәрелә – үзенә күрә кечкенә генә интерактив кулланылган.
Кытай, Урта Азия, Һиндстан, Мисыр, Госманлы Империясе, Кавказ, Идел Болгарстаны, Венеция – Ефәк юлы буйлап кәрваннар үтә. Шоуның сюжет линиясе Бөек Ефәк юлы һәм шул юлдагы илләрнең, халыкларның сәнгате – биюе һәм җыры, әдәби геройлары белән бәйле. Хан кызы Турандык та, аңа гашыйк татар-болгар егете дә, зирәк Хуҗа Насретдин да, шәрыкъ, һинд, тау халыклары биюләре дә сыйган иде әкияти сюжетка. Хуҗа Насретдин белән биюче Ишәк сәхнәгә менгәнче, Ефәкче кызлар кебек, тамаша залыннан узып интерактив тудыралар.
Театраль тамашаны Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Мәскәү режиссеры Вячеслав Архипов куйган.
Программа өчен кыйммәтле костюмнар тектерелгән. Бу җәһәттән зур эш алып барылганлыгын тамашачы да билгеләп узды. Сәгатьтән артык барган программа өчен махсус заказ белән авто музыкасы яздырылмаган. “Музыка сайлау өстендә зур команда эшли, музыкаль редакторларыбыз бар, режиссер да үз музыкасын алып килә. Ул күмәк эш”, – диде Чулпан Закирова.
Ул әлеге программаны чит төбәкләргә алып чыгу теләге барлыгын да әйтте – ансамбль нигездә Бөтендөнья татар конгрессы юнәлеше буенча чыгышлар ясый. “Бәлки әле Татарстаннан читтә безнең тамашачыбыз күбрәктер дә. Татарстанга чит төбәкләрдә килгән татарлар алдында еш чыгыш ясыйбыз”, – ди Чулпан.
“Амбицияләребез зур, матур тамашалар чыгармакчы булабыз, әмма кешеләребез җитми һәм үз театрыбыз, үз сәхнәбез булмаганга күрә рәхәтләнеп җәелеп эшли алмыйбыз”, – дип проблемалары һәм хыяллары белән дә бүлеште KAZAN ансамбле җитәкчесе.
Мәгълүмат өчен. Соңгы елларда иҗади коллективларның татар тарихына бәйле сюжетларны сәхнәгә чыгаруын күрәбез. Болар – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган “Алтын Урда” балетыннан башлап, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куелган “Кара пулат”ларны кертеп, Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең “Изге бакча”сына кадәр. Әлеге тарихи театраль тамашаларны «Бөек Ефәк юлы» программасы да баета.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев