Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Француз Юг Винсент татар, төрек һәм гарәп телләрен өйрәнә

“Париж университетында төрекчә өйрәнәм, төрки телләрдән тагын бер телне өйрәнү мөмкинлеге туды дигәч, татар телен дә өйрәнергә булдым”, - ди француз егете Юг Винсент. Мәгълүм булганча, әле күптән түгел генә татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада тәмамланды. 21нче апрельдә аны ябу тантанасы үткәрелеп, җиңүчеләре бүләкләнде. Искәртеп үтик, халыкара олимпиаданың финал өлешендә 500дән артык кеше катнашты. Алар Татарстан районнарыннан, Россиянең 25 төбәгеннән һәм 13 чит илдән килгән. Милләте буенча француз булган Юг Винсентка 25 яшь. Бүгенге көндә ул INALCO көнчыгыш телләр һәм мәдәниятләре университетында белем ала. “Фәкать төрекчә һәм гарәпчә укыйм. Төрки тел булгач, татар телен дә өйрәнергә булдым. Бездә төрек белемен өйрәнгән студентларга тагын бер төрки тел өйрәнү мөмкинлеге бар. Кемдер уйгурча өйрәнә, мин татар телен сайладым. Ул атнага бер сәгать факультатив рәвешендә керә. Татар теле дәресен укытучыбыз Ләйлә Садовинова укыта”, - дип сөйләде Юг “Татар-информ” хәбәрчесенә. Ул Казанга олимпиадага килгәч, үзе кебек үк катнашучылар белән бергәләп, Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен сөйләгәннәрен әйтте. Яшьтәшләреннән күреп, Юг татарча шигырь сөйләвен тагын да шомарта алган. “Олимпиада биремнәренә килгәндә, сораулар авыррак булды”, - ди француз егете. “Ана теле” онлайн проектына килгәндә, Юг, кириллицаны белмәгәнлектән, аның буенча өйрәнү авыррак икәнен белдерде. Реназ Уразов Пермь өлкәсе Барда районы Берөчле авылы төп мәктәбенең 9 нчы сыйныфында белем ала. Халыкара олимпиадада аның беренче тапкыр катнашуы. “Укытучы белән дәресләрдән соң калып әзерләндем, күп китаплар укыдым. Татар теле буенча грамматика, фонетиканы өйрәнергә, әдәбиятны күп укырга туры килде. Февральдә төбәкара олимпиадада көчемне сынап караган идем. Казандагы олимпиадада биремнәр төбәкара олимпиадага караганда күпкә авыррак һәм күбрәк булды. Тарихка күп игътибар бирелә, тарих буенча сораулар әкәмәт авыр булды”, - ди Реназ.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев