Татар матбугаты
Фәнис Камалның "Җәза" фильмы Халыкара кинематография сәнгате фестиваленең иң яхшы фильмы дип танылды
666
0
0
Журналист һәм режиссер Фәнис Камалның “Җәза” фильмы “КиноМаяк” II Халыкара кинематография сәнгате фестиваленең иң яхшы фильмы дип танылды. Бу хакта Фәнис Камал үзе хәбәр итә.
Мәгълүмат өчен: “КиноМаяк” II Халыкара кинематография сәнгате фестивале 30 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр Дагстанның Махачкала шәһәрендә үтте. Конкурска яшь кинематографистларның илледән артык эше кабул ителгән, шуларның 22се конкурс программасына кертелгән. Болар – 16 кыска метражлы нәфис фильм, өч видео-арт һәм өч музыкаль клип.
“Фильмда төшкән артистларга һәм икенче режиссер Рамил Әхмәтовка рәхмәт. Тамашачы һәм жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнгән. Инде командабыз белән фестиваль бүләкләрен көтәбез”, – ди Фәнис Камал.
“Җәза” фильмы татар язучысы Заһид Мәхмүди повесте буенча “Мәхмүтфильм” студиясендә төшерелгән. Ул 2015 елда чыкты.

Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев