Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Европа Россия базарында үз продукциясенә кабат юл ачылуын тели

Еврокомиссия (ЕК) Европа берлеге авыл хуҗалыгы продукциясенә Россия базарына юлны ачу өчен Россия белән эшләячәк, дип белдергән "РИА-Новости" га биргән интервьюда авыл хуҗалыгы буенча еврокомиссар Фил Хоган. "Еврокомиссия Россия базарын Европа берлеге авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлеге өчен ачуны максат итеп, РФ белән әлеге мәсьәлә буена шөгыльләнәчәк", - дип җавап биргән ул Россия ягы белән эмбарго буенча сөйләшүләр турындагы сорауга. Еврокомиссар искәртеп узганча, Европа берлеге санкцияләргә җавап итеп керткән эмбаргоны акланмаган дип саный. Ул, аның сүзләренчә, Европа берлегенең кайбер илләре һәм әлеге тармак өлкәләре җитештерүчеләре өчен зур проблемага әверелгән. Россия белән Көнбатышның мөнәсәбәтләре Украинадагы вәзгыять аркасында катлауланган иде. 2014 елның июль азагында Европа берлеге һәм АКШ аерым физик затлар һәм компанияләргә карата булган санкцияләрдән Россия икътисадының күп секторларына каршы кертелгән чараларга күчте. Моңа җавап итеп Россия үзенә карата санкцияләр керткән илләрдән азык-төлек товарлары импортын чикләде.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев