Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Европа киңлекләрендә милләттәшләребезнең каберлекләре Россия тарафыннан игътибарсыз калган

Төрле сугышларда катнашып, Европа киңлекләрендә ятып калган милләттәшләребезнең каберлекләре Россия тарафыннан игътибарсыз калган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенәТатарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе, педагогия фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов хәбәр итте. Ш. Мәрҗани институты галимнәре Европадагы татар хәрбиләренең каберлекләрен барлау эшен дәвам итә 7-14 июнь көннәрендә бер төркем татар галимнәре: тарих фәннәре докторы, Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов; тарих фәннәре докторы, институтның фәнни эшләр буенча урынбасары Радик Сәлимов; педагогика фәннәре кандидаты, Тарих институтында халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов; Тарих институтының  тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү бүлегенең баш гыйльми хезмәткәре Лилия Габдрафикова; тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәйфетдинова - Польшада, Германиядә булып кайтты. Польшаның - Гданьск, Варшава һәм Германиядә Мюнхен шәһәренең хәрби зиратларында җирләнгән татар каберлекләрен  өйрәнделәр. Исегезгә төшереп узабыз,Татарстан фәннәр академиясе галимнәре Казан губернасы һәм ТАССРдан фронтка алынган сугышчыларның мемориаль тупланмасын төзү буенча зур проект башлап җибәрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, алар, Европадагы татарлар күмелгән каберләрне барлап, Германия җирләрендәге татар каберлекләрен өйрәнәләр. Шул эзләнүләргә нигезләнеп, Алман илендә һәм  Европадагы солдат каберлекләренең  җыелма каталогын бастырып чыгарырга уйлыйлар. Ике масштаблы сәфәр хакында да ел ахырына галимнәр тарафыннан тулы мәгълүмат тупланачак, ди Марат Гыйбатдинов. “Читтәге татар солдатларының каберлекләрен барлаганда, шуны күрдек, - ди Марат Гыйбатдинов. – Алманнар һәм башка чит ил кешеләре шәһит киткән якташларының каберлекләрен бик карый, тәртиптә тота, аларның кадер-хөрмәттә икәне сизелә. Ә безнекеләр алай түгел. Кызганыч ки, безнең каберлекләргә ватандашлары тарафыннан игътибар зур түгел. Фәкать немецлар тәртиптә тотканнары гына яхшы. Россия хөкүмәте үз солдатларының каберлекләре белән кызыксынмый шул. Мәсәлән, беренче сәфәребез вакытында Берлин янында мөселман зираты аша уздык. Аның яртысында - Беренче Бөтендөнья сугышында Англияне яклап сугышкан  мөселманнар, яртысында Россия гаскәрендәге мөселманнар җирләнгән. Ул зиратта җирләнгәннәрнең 90 %ы - татарлар. Англия хөкүмәте үз солдатларының мәңгелек йортын тәртиптә тота. Исемнәре барланган, һәйкәлләр куйганнар. Ә безнең өлештә бары тик номерлар гына теркәлеп калган”.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев