Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әтнә районы рәссамы Илдар Вәлиуллин Россия Рәссамнар берлегенә кабул ителгән

Әтнә районы рәссамы Илдар абый Вәлиуллинның күргәзмәләрен, үзебездә үткәнен генә түгел, башкала халкы сокланганын да, арчалар горурланганын да яктыртып барырга тырыштык, дип яза район басмасы. Үз кешеңә һәрчак игътибар җитеп бетми, Илдар абыйның барлыгын да, берлеген дә, сәерлеген дә, рәсем белән мавыгып бер дигән картиналар иҗат иткәнен дә барыбыз да белдек. Карадык, сокландык, оныттык. Талпынгалап карадык, бу картиналар тик ятарга тиеш түгеллекне аңлап, берничә тапкыр башкалага чыгардык, тагын онытылып торды. 60 яшькә 60 картинасына тиешле бәясен бирәсебез килеп, тагын күтәрелдек. Үзенекеләр зурлаганны читләр дә күрә алды. “Булган бу”, дип кенә үтмәделәр. Үзешчән рәссамның 60 картинасына, җитмәсә әле ниндиләре, башкалада тиешле бәя бирделәр. Аллага шөкер, бу юлы күрделәр! Россия рәссамнар союзының Татарстандагы филиалын әйдәүче рәссам Лада Аюдаг бәяләп кенә калмады, Илдар абыйны рәссамнар союзына тәкъдим итте. Һәм менә нәтиҗә: Илдар Вәлиуллин – Россия Рәссамнар берлегенә кабул ителде, ул аларның берсе. Шатлык уртаклашкач арта, Илдар Хәйдәр улы да безнең белән сөенечен уртаклашты, без сезгә җиткерәбез. № 170 2021 нче рәссам билеты – Илдар абый Вәлиуллинныкы! Бу билет белән Әтнә рәссамы Россиянең теләгән урынында картиналары белән күргәзмәләрдә катнаша ала, һәм оештыру эшләре артыннан да инде үзе йөгерәсе, сөйләшәсе түгел, бу тавык чүпләп бетермәс эшләрне Рәсәйнең рәссамнар союзының Татарстан филиалы хәл итәчәк. “Кирәк булса, теләсәң СНГ илләренә чык... дип тә шатландырдылар. Анда ук чыгып булмас үзе”, – дип елмая Илдар абый. Әнә шулай елмаеп яши, елмаеп иҗат итә! 60 яшьлек юбилеен үзешчән рәссам булып түгел, чын рәссам булып каршылый. Әтнә районы табигате дә Илдар абый картиналары белән илләр гизәр әле... Котлыйбыз, Илдар абый. Яңа үрләрең җиңелдән бирелсен, үзең сәламәт бул!

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев