Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әтисе булмаган бала ярты ятим..."

Әтиләргә бүләк әзерли торыгыз! Россия Президенты администрациясе илдә рәсми рәвештә Әтиләр көнен бәйрәм итү турындагы тәкъдимне тикшерә башлаган. Бәйрәм октябрьнең өченче якшәм­бесенә туры киләчәк дип фаразлана. Әйтүләренә караганда, Әтиләр көне безгә бик тә кирәк. Ул гаиләләрне берләштерәчәк, көч өстәячәк, дигәннәр. Илдә Әтиләр көнен булдыру турындагы сүзләр яңалык түгел анысы. Хәтерләсәгез, Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Александр Сидякин әлеге тәкъдимне моннан өч ел элек җиткерде. Яңалыкны илнең Хез­мәт һәм социаль яклау министрлыгында да, Россия хатын-кыз­ла­ры берләшмәсендә дә хупладылар. Бәйрәм һәм истәлекле көн­нәр­не раслау дәүләт башлыгы вә­каләтләренә керә, шуңа күрә әти­ләргә дә сабыр итәргә туры килде. Тик озакка түгел. Кайбер мәгъ­лү­матларга караганда, илдә Әтиләр көне рәсми рәвештә быел ук барлыкка киләчәк. Аны октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтмәкчеләр. “Барысы да – Президент карамагында. Дәүләт башлыгы кирәк дип тапса, мондый бәйрәм булачак, – дигән соңгы хәлләргә бәя биргәндә Александр Сидякин. – Әтиләр көне бик тә файдалы булачак дип саныйм. Ул гаиләдә әниләр белән беррәттән, әтиләр­нең дә бала тәрбияләүдә тоткан урыны мө­һим икәнен искәртеп торачак”. Белгечләр әйтүенчә, Бөек Ватан сугышыннан соң, әтисез буын үскән илдә мондый бәйрәм гаи­ләләрне берләште­рәчәк, җәм­гыять­не сәламәтлән­дерәчәк. Өс­тәвенә 2025 елга кадәр гаилә сәясәтен үстерү кон­цепциясендә гаилә кыйммәтлә­ренә карата игътибарны арттыру да күздә тотыла. Әтиләр көнен булдыру әнә шул концепцияне тормышка ашыру­ның бер мисалы булып торачак, ди­гәннәр “Бердәм Россия” пар­тиясендә. Бөтенроссия әтиләр берләш­мәсе башлыгы Александр Сидякин әйтүенчә, ил күләмендә әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Россиянең утызга якын төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, әлеге юнәлештә эш алып барыла. Әти­ләргә карата хөрмәтне арттыру өчен төрле бәйгеләр, фестиваль­ләр үткәрәләр. Ә бәйрәм вакытын сайлауга килгәндә, депутат фике­ренчә, Әтиләр көнен Әниләр көне (ноябрьнең соңгы якшәмбесе) алдыннан үткәрү отышлырак. Яңа бәйрәмне демографик вәзгыять белән дә аңлатканнар. Дәүләтнең әти дә, әни дә булган тулы гаилә­ләрне кайгыртуын күреп торсыннар, янәсе. Алсу РАМАЗАНОВА, психолог: – Бәйрәм ясап кына гаиләдәге проблемаларны хәл итеп булмый анысы. Ничек кенә булмасын, Әти­ләр көне бик кирәк, ул гаиләләрне берләштерәчәк, ди­гән фикер бе­лән килешәм. Чөнки әтиләр булмаса, без дә булмас идек. Гаилә башлыгы буларак әти­ләрне хөр­мәт итә белергә кирәк. Шунысын да әйтәсем килә: гаиләләр, һич­шиксез, тулы булырга тиеш. Әти-әни тәрбиясе бала­ның килә­чәгенә уңай тәэсир итә. Тулы гаиләдә үскән малай-кызлар бәхетле була. Тикмәгә генә, әтисе булмаган бала ярты ятим, әнисе булмаган бала тере ятим, дип әйтмиләр. Әти-әни­ләр­не яклыйк һәм саклыйк!   Рафаэль ЛАТЫЙПОВ, җырчы: – Әтиләр көне үткәреп кенә әтиләргә, гомумән, ир-атларга карата игътибарны арттырып булмаячак. Минем уйлавымча, әти­ләр­нең абруе, тоткан урыны гаи­ләдә формалаша. Ә көчле затлар өчен аерым көнгә килгәндә, ул бар бит инде. Аларны 23 февраль­дә котлау традициягә әйләнде. Гөлфинур ГАБДУЛЛИНА, фель­д­шер (Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы): – Әтиләр көне бик кирәк. Гаилә башлыгын зурлап, аның тормыштагы ролен барлап, бәйрәм уңаен­нан гаилә белән бергәләп каядыр барып кайту бер дә комачау итмәс. Хәзер яшьләр матур итеп ял да итә, тырышып эшли дә белә. Моны үз балаларымнан чыгып әйтәм. Мин балаларны: “Әтиеңнән сора, әтиең ни дип әйтер?” – дип үстерергә тырыштым. Оныгыбызга да: “Әтиең, әтиең...” – дип кенә торабыз. Бу гаиләне берләштерә, әти-әнинең гаиләдәге урынын күрсәтә. Ясминә ХУҖИНА, мал табибы (Чаллы): – Түрәләр бәйрәм итеп кенә ятмакчы. Дәүләт гаиләләргә ярдәм итәр­гә теләсә, яшь гаиләләргә – эш, сабыйларга  балалар бакчасында урын табып бирсен. Ир-атның абруе төште, диләр. Гаиләсен туендыра алмаган кешене кем хөрмәт итсен?  
Эльвира Вәлиева, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев