Татар матбугаты
Әтием бар минем дә!
Бераз күзләреңне йомып алыр идең. Вакыт бар бит әле... Даруларыңны түш кесәңә салдым. Кызыл каптагысы – йөрәк еш тибә башласа, зәңгәре – тын җитмәгәндә, буыннарыңның хәле китсә. Штубы саташтырма: зәңгәре...
Юлга чыгар алдыннан
Гомер юлын бергә үткән корткам шулай минем белән беррәттән төн каравыллый, мине кайгырта. Бүлмәдәге тынычлык озакка сузылмый, тагын каршыдагы карават шыгырдый: – Кәгазьләреңне яхшылап салдыңмы? Акчаларың кулъяулыкка төрелгән. Карап анда, вокзалда-фәлән берәр озын куллысы сыпыртмасын, уңга-сулга карап йөре... – Нинди вокзал ди монда? Без машинада барабыз бит. Янда чит-ят юк. Аннан килеп минем пенсия тиеннәренә кем кызыксын? Ә кәгазьләрдән бер повестка инде... – дим мин, үземчә шаяртып. Кем белә, бәлки кайчандыр соңгы кичләрендә әти белән әни шулай күгәрченнәр кебек гөрләшеп төн үткәргәннәрдер. Бәлки сизгән дә булгандыр күңелләре соңгы тапкыр серләшкәннәрен... Менә әтинең кесәсендәге кәгазьләре арасында тарихка кереп калган чакыру кәгазе – повестка булгандыр: “Явиться...”1941 елның җәендә менә шушы нигездән иртә таңнан чыгып киткән минем әти. Инде миңа җитмеш җиде яшь... Гасырга якын юксына нигез үзенең хуҗасын. Вәгъдәләр биреп киткән булса да – кайтмаган...Без Галимҗан белән әтисез үстек. Моның ни икәнен үз башларыннан кичергәннәр генә белә. Мин ныклап аякка баскач та, әтине кайтарырга күп тапкырлар тырышып карадым. Төп хәрби архив Мәскәү янындагы Подольск шәһәрендә урнашкан икән. Аларга хат артыннан хат юлладым. Әмма төпле җавап бирә алмадылар, чөнки кулда бер төрле дә мәгълүмат юк иде. Хәтта хезмәт иткән частеның номеры да сакланмаган. Әнинең сүзләренә караганда, ул, фронтка киткәнче, Суслонгерда булган. Күрше Кырлангы авылында аның белән бер чама шунда ук нужа шулпасы эчкән фронтовик барлыгын ишетеп белгәч, мин алтын кош тоткандай шатланган идем. Бер сукмактан йөргәннәр бит, земляклар, урысчалап әйткәндә, аралашканнардыр, серләшкәннәрдер, кайгы-шатлыклары белән уртаклашканнардыр. Мин, көнендә үк җыенып, бүләк-күчтәнәчләр төяп, күрше авылга юл тоттым. Әмма өметләрем челпәрәмә килде. Әлеге абзыйны күрүен күрдем мин, күчтәнәчләремне дә тапшырдым, әмма ул авыз ачып төпле бер сүз дә әйтмәде: – Күптән булган бит. Белмим...хәтерләмим инде... әллә... онытылган... – дигән төслерәк булды аның мин яудырган сорауларга җаваплары. Тәки юньле-башлы сүз ишетми, кайтып китәргә мәҗбүр булдым. Курыккан иде ул нидәндер, әллә куркытканнардыр. Болай тазалыгы да шактый әйбәт, хәтере дә яхшы төсле иде үзенең. Капка төбендә машина сигналы яңгырады. Җәйге төн ни, бер саплам җептән дә кыскарак шул. Килеп тә җиткәннәр кунаклар. Карчыгым сикереп торып чәйнегенә тотынды. Мин кичтән хәстәрләп куйган арурак киемнәремне киеп, урамга ашыктым. “Мерседес“ микроавтобусы янында киң елмаеп энекәшем Галимҗан басып тора. Аның төптәй нык, киң бәдәнле улы Марат машина тирәсендә кайнаша. – Әйдә, берәр чынаяк чәй эчеп алыгыз, – дип кунакларны өйгә әйдәдем.– Ю-у-у-к, – дип суздылар алар икесе бертавыштан. – Юлчының юлда булуы яхшы. Үзең дә чәйләп утырырга уйлама. Салонда барысы да бар. Сәгате-минуты кыйммәт, ерак юл, давай...Сызгырып утырган чәйнеккә борылып та карамый, мин юл сумкамны иңемә йөкләдем. Карчыгымның кунаклар белән исәнләшүе дә, хушлашуы да бергә булды. Кереп утыргач, түш кесәмдәге кадерле әманәткә кагылып алдым: онытылмаганмы? Карчык теккән кечкенә капчыкта кайчандыр әти утырткан алмагач төбеннән алынган бер уч туфрак иде. Газиз нигез туфрагы. Әллә ул еракларда җирсеп ята торгандыр үз нигезенең туфрагына зар-интизар булып?.. Барасы да барасы... Күбәү икән без бер машинада! Мин, Галимҗан энекәш, аның уллары Марат, Ринат, улларының уллары – Рөстәм, Марсель, Әдел. Без Галимҗан энекәш белән әтине күрергә барабыз. Ә яшьләрне әнә картаталары белән очрашу юлга әйдәгән. Шул буладыр инде буыннар чылбыры. Икенче яктан карасаң, хәйран калырлык. Картатайга, әтигә һаман әле егерме җиде яшь... Әти Зиятдинов Вагыйз Зиятдин улы бер мең тугыз йөз кырык беренче елның унсигезенче ноябрендә һәлак булган. Ә энекәш Галимҗан 1942 елның март аенда дөньяга килгән. Шулай булгач, уйлап карагыз инде үзегез. Ул әтине бөтенләй белми. Ә мин белерлек булганмын. Әни сөйләгәннәре буенча, имеш, әти сораганда, йөгертеп киез каталарын китереп бирәм икән үзенә. Әнә бит кул арасына кергәнмен, әзме-күпме файдам тигән дигән сүз... “Хәтер китабы” безгә Аллаһ тарафыннан җибәрелгән бүләккә тиң булды. “З” хәрефләрен буйлап карап утырганда, мин таныш исемгә тап булдым. Үз күзләремә үзем ышанмый кат-кат карадым: Зиятдинов Вагыйз Зиятдин улы. Туган җире Тәтеш районы Келәш авылы, туган елы 1914. Великие Луки өлкәсендә барган каты сугышларда 1941 елның 18 ноябрендә һәлак булган. Демьян районы Крутики авылы биләмәсендә урнашкан туганнар каберлегендә җирләнгән... Әлбәттә, бу зур шатлык белән тиз арада бар туганнарым, якыннарым белән уртаклаштым. Һич арттырып әйтмим: безнең янга әти кайткан төсле булды бу яңалыкны белгәч. Очрашып та, телефон аша да хәбәрләшеп, без Галимҗан энекәш белән уртак фикергә килдек: ничек тә әтинең каберен барып күрергә кирәк. Иң башта киңәшләшеп, озын-озаклап хат яздык китапта күрсәтелгән адрес буенча. Күп яздык, барысын да аңлаттык. Җавап көткән арада әкренләп бу изге сәфәргә әзерләнә дә башладык. Сүздә генә барысы да тиз, безгә каршылыклар чыгып кына торды. Рәхмәт ерактагы Демьян районы җитәкчеләренә, озак көттермәделәр, тиз арада җавап хаты язып салдылар. Барысын да энәсеннән-җебенә кадәр аңлаттылар. Элемтә тотар өчен телефон номерларын бирделәр. Мәскәүне читләп кенә үттек, безгә Мәскәү – Ленинград юлына чыгарга кирәк. Ленинградка йөз чакрым җитмәстән, сулга каерып юл кереп китә. Великие Луки өлкәсенә борылыш икән бу. Без бу борылышка икенче көнне сәгать дүртләр тирәсендә генә килеп җиттек. Иксез-чиксез икән лә ул безнең Рәсәй, мин бу кадәрдер дип уйламаган идем. Әкияттәгедәй табигате, ул урман-кырлары, ул дәрья-күлләре, гаҗәп инде, гаҗәп. Әмма, әмма... Кадере юк җирләрнең. Великие Луки өлкәсенә борылгач та, мин шәхсән үзем бер гектар чәчелгән җир күрмәдем. Ташландык авыллар, агач баскан чәчүлекләр, исеме генә булган асфальт юллар. Җан өшеткеч күренешләр. Үзебезнең яклар алыштыргысыз икән дип, шөкерләр әйтеп килдем. Бу якларда калын урманнар башлана икән инде, кара чыршылар да, ак чыршылар, җире дә көлсу туфрак. Бер урман авызы ачылып киткәндәй булганда юл читендәге язу күзгә чалынып калды: Демьянский район. Килеп җиткәнбез икән... Мин ятим бала түгел Район үзәгеннән безне Крутики дигән авылга җибәрделәр. Авыл башлыгы кисәтелгән, сезне каршы алырлар, дип әйттеләр. Ул авылдан ерак түгел Туганнар каберлеге. Марфа Тихоновна исемле мөлаем гына хатын шул авылның биләмә башлыгы икән, “Тагын егерме тугыз авыл исәптә тора безнең биләмәдә”, – дип көлде әле хатынкай соңыннан. Авыл дигәннәре, баксаң, ташландык хәрабәләр, ике-өч йортлы яшәү урыннары икән. Бөтен Рәсәй яшәгән җирләрен ташлап чыгып киткән диярсең. Рәхәт тормыштан түгелдер инде. Бераз тән яздырып, чәйләр эчеп тамак җебеткәннән соң, Марфа Тихоновна безне каберлеккә озатырга алынды. Без машинага таба атладык. Башлык көлеп үзе артыннан әйдәде. Ике адым үтмәде, тукталып безгә карап тора башлады, кул селтәп баш чайкады. Ә безнең өстә җиңсез күлмәкләр, тишекле штиблетлар, юка гына чалбарлар. Ничек итсәләр иттеләр, безнең аякларга ярашлы резин итекләр, өскә курткалар, башка кепкалар таптылар. Шунсыз үтәрлек түгел икән бу якларда! Ниһаять, зур аланлыкка килеп чыктык. Безнең сукмак кирпечтән тезеп эшләнгән капкага килеп төртелде. Каршыда – сөңгедәй озын, биек корылма. Аның тирәли караташ коймалар сузылган. Азагы булмаган шул стена карага ак булып төшкән чутсыз, исәпсез-сансыз фамилияләр белән чуарланган. Шым гына барган җиребездән барыбыз шып туктап калдык: Зиятдинов... Минем йөрәк түрендә нидер өзелгәндәй булды. Күз алдында хәрефләр йөгереште. Зиятдинов Вагиз Зиятдинович, погиб 18.11.1941....Әти!.. Исәнме, әти... Менә күрешергә язган икән әле безгә...Бу минутларда нәрсәдер әйтеп тә булмады. Һәрберебез үз уйларына уралып, шулай озак басып тордык әле. Йөрәк кенә нәрсәдер чыгырыннан чыкты. Ә теге дарулар турында бөтенләй онытылган. Хәер, дару гына тынычландыра алыр идеме икән андый мизгелләрдә?.. Тынычлана төшкәч, мин әти каберенә әманәт итеп алып килгән туган җир туфрагын салдым. Кабере дигәч, андый нәрсә юк иде бу ачыклыкта. Түмгәк тә юк иде ичмасам. Энекәш белән арурак урынны сайлап әрвахлар рухына Коръән аятьләре укып багышладык. Арада мөселман булганнары ишеткәннәрдер дип өметләник. Бер Аллаһ рухларына тынычлык бирсен, кабер газапларын күрсәтмәсен, җиде оҗмах ишекләрен ачсын үзләренә. Алар моңа лаек, валлаһи, лаек! Сугыш башында бу җирләрдә фашистларга 265 нче укчы дивизия каршы торган икән. Имеш, картларның сөйләве буенча, шушы чиктә туктатканнар аларны, бер адым да алга китә алмаганнар ләгыйньнәр. Әмма кыйммәткә төшкән ул сугышлар: дивизия тулысынча диярлек кырылып беткән. Исемлекләр шул хакта аермачык сөйли. Алышлар каты булган, күрәсең. Комдив Потапов – ундүртенче ноябрьдә һәлак булган... Офицерлар гади сугышчылар белән тигез дәрәҗәдә. Берсен дә аямаган үлем. Каберлекне баскан үләннәр, каралмаган коймалар безнең күңелне бик тә сыкратты. – Мөмкинлегебез юк, – дип акланырга тырышты башлык. – Җәй айларында укытучы, тәрбиячеләрне җыеп өмәләргә алып киләм дә бит. Шуннан артыгы хәлебездән килми...Моннан биш чакрым өстәрәк немец солдатларының туганлык каберлеге бар икән. Анда тәртип, имеш, һәр почмагы каралган, чисталык, гөлләр үсә. Германия хөкүмәте махсус шуның өчен акча түләп тора икән... Менә бит ул ничек: җиңелгән фрицның кабере хөрмәттә, гөлләмәләргә уралган, ә җиңүче совет солдатын искә алучы да юк...Кире кайтканда мин бер нәрсәгә игътибар иттем: ике-өч чакрымга йә бер танк, йә пушка, йә “Катюша” калкулыкка күтәрелгән, каберлекләрдер, күрәсең, барысы да. Күпме ир-атның җаны өзелгән бу җирләрдә, күпме кеше дөнья белән хушлашкан. Тыныч тормыш яулар өчен башларын салганнар бит алар. Киләчәктә матур тормыш булыр дип үлемгә барганнар. Бүген килеп карасак, акладыкмы без әтиләрнең өметләрен? Ризалармы икән алар бездән? Кыйбланы югалтмадыкмы?..Без әти белән очрашып кайтып барабыз. Минем белән иңгә-иң терәлеп утырган энекәшем Галимҗан ниләр уйлый торгандыр? Ә мин канәгать бу озын сәфәрдән. Күңелем урынына утырды кебек. Мин дә ни җитте ятим бала түгел. Әтием бар минем дә, ил өчен башын салган яугир. Горурланырга мондый әти белән. Үзем дә озын тормыш юлымда аның исеменә тап төшермәгәнмендер дип уйлыйм...Сирень Зиятдинов, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев