Татар матбугаты
Әстерханда татар телен өйрәтүче һәм милли мәдәният үзенчәлекләре белән таныштыручы курслар популярлаша
Әстерханда күптән түгел ачылган татар телен өйрәтүче һәм милли мәдәният үзенчәлекләре белән таныштыручы курслар сентябрьдән 2017-2018 уку елы дәвамында уздырылачак. “Әстерхан өлкәсенең татар мәдәниятен саклау һәм үстерү ассоциациясе” идарәсе рәисе ярдәмчесе Вероника Сөләйманова хәбәр иткәнчә, курслар май аена кадәр үткәрелер дип планлаштырыла.
“Татар мәдәниятен саклау һәм үстерү ассоциациясе җитәкчесе Ильмира Уталиева тәкъдиме белән татар теле һәм мәдәнияте курсларын беренче тапкыр быел 30 апрельдә ачтык. Аны безнең ассоциация РФ Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Әстерхан филиалында эшләүче “Этномикс” Этномәдәни коммуникацияләр үзәге белән берлектә оештырды. “Татар халкының милли мәдәнияте, традицияләре һәм теле белән таныштыру” дип исемләнгән программа кысаларында, дәресләр академия бинасында уза. Ул шәһәр үзәгендә урнашкан, шуңа күрә бөтен кешегә дә йөрергә уңайлы. Ике сәгатьлек дәресләр атнага бер тапкыр үткәрелә. Анда теләгән һәркем килә ала, тәүге группага 11 кеше җыелды. Татарлар гына түгел, руслар, башка милләт вәкилләре дә кызыксына, быел Федераль Сабантуй Әстерханда узгач, татар мәдәнияте аеруча игътибар үзәгенә чыкты”, – дип сөйли Вероника Сөләйманова.
Дәресләрне тарихчылар, галимнәр алып бара, сәнгать осталары чакырыла. Мәсәлән, милли сәнгатькә багышланган дәресләрнең берсен Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләр лауреаты, татар халык җырларын башкаручы Илнур Еникеев биргән. Татар теле дәресләрен Әстерхан дәүләт университетының филология факультеты 4 курс студенты Диана Шәфыйгуллина укыта.
“Бу дәресләргә йөрергә теләп, кызыксынып, безгә социаль челтәрләрдән яза башладылар. Быелгы дәресләрнең соңгысы 18 июньдә булачак. Ә сентябрьдән инде без әлеге курсларны тулы бер уку елы дәвамында үткәрергә ниятләдек. Кемнеңдер татар теле белемен камилләштерәсе килә, икенчеләр балаларын, оныкларын татар милли мәдәнияте, традицияләре белән таныштырырга өметләнә, шулай ук туганнары арасында татарлар булган башка милләт вәкилләре дә татар мәдәнияте турында күбрәк белергә тели”, – дип сөйли Вероника.
Аның сүзләренчә, Әстерхан өлкәсендә биш ел эшләп килүче Татар мәдәниятен саклау һәм үстерү ассоциациясенең бу беренче проекты гына түгел. “Безнең ассоциация вәкилләре тырышлыгы белән Әстерхан өлкәсенең Идел буе районында мәктәпләрдә татар теле дәресе укыту программасына кертелде, ә элек ул факультатив фән буларак кына бара иде. Татарстаннан белгечләр чакыртып, татар теле укытучыларының белемен күтәрү курслары оештырган идек. Безнең балалар төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып призлы урыннарга лаек була. Татар теле, мәдәнияте, тарихы, сәнгатенә багышланган чараларны даими оештырып торабыз”, – дип искәртә Вероника Сөләйманова.
Ассоциациянең “Яшьлек” дигән исем астында берләшкән яшьләр бүлеге дә пәйда булган. Алар быел беренче тапкыр татар кыз балалары арасында “Яратаминка” гүзәллек һәм талант бәйгесе оештырды. Аның финалы тиздән – 11 июньдә Әстерханның Яшь тамашачы театры сәхнәсендә узачак.
“Быел февраль аенда без “Яратаминка” проектын Татарстан Хөкүмәтенең Россия төбәкләрендәге иҗтимагый оешмаларның милли проектларына ярдәм итүче грантына тәкъдим иткән идек. Ул югары баллар җыйса да, җиңүчеләр исемлегенә кермәде. Шулай да без аны үз көчебез белән тормышка ашырырга булдык. Бәйгедә катнашучы балаларга ике-өч ай дәвамында милли киемнәрдә чыгыш ясау, җыр-бию, актерлык осталыгы өйрәтелә, татар теле, тарихы һәм башка файдалы, кызыклы дәресләр үткәрелә. Бәйге әти-әниләрне дә җәлеп итте, алар да кызларына финалга әзерләнергә ярдәм итә. Финалда бөтен чыгышларны профессиональ жюри бәяләр дип көтелә. Киләчәктә “Яратаминка” Россия күләмендә дә танылыр дип ышанабыз”, – дип белдерде Вероника Сөләйманова.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев