Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Энциклопедия эталон булырга тиеш" - Искәндәр Гыйләҗев

Татар энциклопедиясенең бишенче томы 500 данәдә басылып чыкты. Бу хакта кичә “Татар-инфом” мәгълүмат агентлыгында Татар энциклопедиясенең бишенче томы чыгу уңаеннан оештырылган матбугат конференциясе барышында Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев хәбәр итте.
Пресс-конференция посвященная выходу пятого тома Татарской энциклопедии
Журналистлар белән очрашуда Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, аның урынбасары Фәрит Ялалов, Энциклопедистика үзәге мөдире Рафаэль Шәйдуллин катнашты.
Татарстан Президенты Указы нигезендә Татарстан Фәннәр академиясе Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан эшләнеп, “Татар энциклопедиясе”нең  5нче томы татар телендә нәшер ителде.
Пресс-конференция посвященная выходу пятого тома Татарской энциклопедии
“Безнең институт 20 елдан артык әлеге проектны эшли, - ди Искәндәр Гыйләҗев. – Бүгенге көндә рус телендә 6 томлы энциклопедия дөнья күрде. Ул инде халыкка таралып та бетте, дияргә мөмкин. Хәзерге көндә институтыбызның коллективы татар телендәге басма белән мәшгуль. Татар телендә 5 томны да башкарып чыктык. Зур хезмәт. Безнең институт хезмәте аерым монографияләр чыгарудан аерылып тора, чөнки энциклопедия әзерләү үтә дәрәҗәдә җаваплы эш. Бишенче томга гына да 3824 мәкалә, 1500 гә якын биография, 950 дән артык иллюстрация кертелде. Һәрбер факт тикшерелгән, төгәл бирелгән. Бу - коллектив хезмәт. Энциклопедия эталон булырга тиеш. Энциклопедиядә бирелгән мәгълүмат мең тапкыр тикшерелеп тәкъдим ителә”.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев