Татар матбугаты
Әмир Ишемгулов: "Туган телне Россиянең төрле милләт оешмалары бергәләп сакларга тиеш"
Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов сүзләренчә, туган телләрне укытуны ата-аналар ирегенә калдыру халыкара дуслыкны бетерүгә, Россиянең бердәмлегенә каршы чыгуга тиң адым булачак. Әмир Ишемгулов “Татар-информ” хәбәрчесенә туган телне мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыруны Россиядәге төрле милләт оешмалары бергә сакларга тиеш, дип әйтте.
- Быел 11 апрельдә Дәүләт Думасына Россия составына кергән республикаларның дәүләт телләрен укучылар һәм ата-аналар теләге белән генә укыту турында закон проекты кертелде. Закон проектын парламентарийлар Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев керткән.
Татар-информ Фото: kurultay-ufa.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев