Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәт Татар дәүләт драма театры Венгриядә спектакль куя

Будапешт Милли театрының зур сәхнәсендә Әлмәт Татар дәүләт драма театры “Гашыйк Кәриб” спектаклен башлап җибәрде, дип “Татар-информ”га шалтыратты театрның әдәби бүлек мөдире Ләйләгөл Минаева. “Бик дәрәҗәде тамашачы җыелган. Аяз Гыйләҗев белән бергә сөргеннәрдә утырган Арпад Голгоци да хатыны белән безнең спектакльне карарга килде. Дөньяда билгеле театр белгече Нина Кирай да биредә. Күп төрле милләт вәкилләре карый тамашабызны. Спектакльдән соң фикер алышу булачак”, - диде ул. “Гашыйк Кәриб” спектаклен Әлмәт театры сәхнәсенә режиссер Искәндәр Сакаев куйган. Мәгълүмат өчен. 2017 елның 25-30 апрелендә Будапешт шәһәрендә (Венгрия) IV Халыкара MITEM фестивале бара. Фестивальдә Татарстанны Әлмәт татар дәүләт театры тәкъдим итә. Шулай ук фестивальдә кунак буларак Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм директоры Илфир Якупов та катнаша.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев