Татар матбугаты
Әлмәт рәссамының хушны алырлык әкияти сыннарын карарга махсус киләләр
Әлмәтнең бер урамында хушны алырлык әкияти сыннар барлыкка килде. Әле ниндие?! Матур һәм горур зур әтәч янында озын койрыклы крокодил-тау җәелеп китә. Янәшәдә генә урман карачкысы карга төренеп утыра. Аларның оста башкарылуы таң калдыра, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы.
Әлмәтнең гап-гади урамы балалар илен хәтерләтә кебек. Озак эзләргә туры килмәде әлеге могҗизалы ишегалдын, Әлмәт героен ДОСААФ районында бөтен күрше-күлән белә булып чыкты. Бу могҗизаларны тудыручы ирекле рәссам Марс Минаҗев быелгы фигураларны ничек ясавын тәфсилләп аңлатты. Баксаң, беренче ел гына халыкны гаҗәпләндерми икән ул. Инде берничә ел рәттән ишегалдына кардан менә шундый баһадир сыннар ясый, моны ишетеп, шуларны карарга әллә кайлардан махсус киләләр икән.
“Быелгы әтәч үзеннән-үзе шундый зур килеп чыкты. Кар күп яуды бит. Узган елгы маймыл өчен күршеләрдән кар теләнеп тә йөрдем әле, – дип сөйли оста куллы әлмәтле. – Махсус ясыйм дип тә тотынмадым. Бу урамнар тар, карны көн дә чистартып торырга кирәк. Кар өемнәре булгач, сыннар ясавы да рәхәт. Буярга буяу һәм шатланырга бала-чага гына булсын!”
Кызыл әтәчнең башын һәм кикрикләрен рәссам пенопласттан ясаган. Бик нечкә һәм нәзакәтле урын чөнки. Калган җирләрен кардан өйгән. Янәшәдә генә балаларга тау да калыккан. Әмма анысы да оста рәссам кулыннан узгач, гади генә килеп чыкмаган. Крокодилның озын яшел койрыгыннан рәхәтләнеп тау шуып булла биредә.
Узган ел маймыл, аңа кадәр аждаһа, зур ат башы – Марс Минаҗев һәр сынын фотода теркәп калдырган. Истәлеккә дип кенә түгел, җанын биреп эшләгән һәр гамәленә янә кайтып, тагын да күбрәк илһам алыр өчен. Инде киләчәк Эт елы хакында да берничә кызык идеясен башына салып куйган ул.
Әлмәттәге иң зур әтәч сынын (биеклеге 4-5 метр) ясаучы Марс Минаҗевның әллә ничә остаханәсе бар икән: рәсем ясау урыны, агач, тимер эшкәртү станоклары урнаштырылганнары, тагын ит эшкәртергә махсус ыслауханәсе. Киң бүлмәләрдә ул рәхәтләнеп иҗат итә – балачагында сәнгать мәктәбен, аннан Лениногорскиның музыка һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган белгеч кулларында хәтта гади агач кисәге дә затлы тартмачыкка әверелә. Табигатьнең һәр мизгелен ул рәссам буларак күрә: иртәнге аланда парлы атлар кешнәве, киң болында ак чәчәкләр шаулавы, авыл йорты янәшәсендәге умарта гөҗләве – бар да картиналары аша ишетелә кебек.
Гомерен Марс Минаҗев балалар укытуга багышлаган, сызым дәресләре биргән, яшь техниклар станциясендә малайларны сәнгать графикасына төшендергән. Әмма үзен ул иң элек ирекле рәссам дип атый. “Илһам көтеп утыра торганнардан түгел мин. Бар да кәефтән тора. Танылган немец язучысы Гете әйткәндәй, илһамны көтеп утырырга кирәкми, ул эш барышында үзеннән-үзе пәйда була. Барган һәр җирдән берәр матур мизгелне күңелгә салып куям. Аннан алар вакыт булган арада киндер тукымага төшә. Агач белән эшләргә яратам. Урындыклар, өстәлләр ясап бирдем кызларыма”, – дип кыенсынып кына үзе турында сөйли ул.
“Мин бервакытта да үземә эш урыны эзләмәдем: эш мине һәрвакыт үзе тапты. Сәләт каян килгән дисәгез, мин аны һәркемдә бар дип саныйм. Һәр кеше сәләтле булып туа бу дөньяга. Аны вакытында күреп, ача һәм үстерә белергә генә кирәк. Оныкларымны да һәрьяктан үстерергә тырышам. Өлкән оныгыбыз миңа охшап, кулына буяу алды. Шуларга була яшибез һәм иҗат итәбез”, – ди ул булганына мең шөкер кылып. Әгәр безнекеләргә тулы ирек бирелсә һәм иҗат итәр өчен мөмкинлек тудырылса, дөньяда тиңе булмаган әсәрләр туар иде, дип саный ул. Вакыт таррак бит, шуңа иң элек яшәү мәнфәгатьләрен кайгыртабыз, нәтиҗәдә, иҗат икенче планга күчә, ди.
Соңгы араларда ул триптих өслүбтәге картиналар да иҗат итә башлаган. Идеясе, темасы бер булган өч рәсем бер иҗат әсәре булып туа. Агачтан уеп ясалган сыннарына да ис китәрлек. Әлмәт халкын киләсе кышка тагын сокландырырга уйлап тора кардан да әкияти образлар тудыручы рәссам, диелә Әлмәт районы газетасында.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев