Татар матбугаты
Әлмәт районы егете Ринат Гарифуллин "Татар егете-2017" бәйгесендә җиңү яулады
Конкурсның йомгаклау өлешендә җиңүче исеме өчен 15-23 яшьлек сигез яшь егет көч сынашты. Алар Чаллы, Әлмәт, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман районыннан иде.
Егетләр үз куллары белән ясаган эшләрен тәкъдим итте, җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар. Иң көтелгән һәм кызыклы ярышларлардан "Яшьлэр көрәше"дип аталган кул көрәше булды. Ә быелгы йомгаклау өлешенең иң көтелмәгән вакыйгаларыннан катнашучылар әзерләгән туган якка видеосәясәт иде.
Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "Тамашачылар мәхәббәте призы” номинациясендә Ринат Әскәров җиңүче булды.
Быелгы конкурс юбилей елына туры килә: ул инде 15нче тапкыр уздырыла. Барлыгы узган елгы проектарда татар телен белүче 800 егет катнашкан. "Татар егете"ндә катнашучылар соңрак зур һөнәри уңышларга ирешкән. Алар арасыннан оешма җитәкчеләре, мәктәп директорлары, хокук саклау органнары хезмәткәрләре чыккан.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев