Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлки районында көзге ярминкә үткәреләчәк

4 ноябрьдә Әлки районы үзәгендә Халык бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан көзге ярминкә үткәрелә, дип хәбәр ителә “Әлки хәбәрләре” газетасы сайтында.

Ярминкәдә хуҗалыклар, фермерлар бөртек, фураж, печән, салам, бәрәңге, ит белән сату итәчәк. Шәхси хуҗалыклар да үзләрендә җитештерелгән продукцияне тәкъдим итәчәк. Мәктәпләр шулай ук укучылар үстергән-җитештергән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатмалар, тозлаган-маринадлаган продукция, кош-корт итен сатуга алып чыгачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев