Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар дәүләт филармониясендә Әлфия Авзалова белән хушлашу узачак

15 июньгә каршы төндә, Казанда, озак авырудан соң, ТАССРның атказанган, халык, РСФСРның атказанган артисткасы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалова вафат булды. “Әлфия Авзалова күптәннән авырды. Башта 2нче Республика клиник хастаханәсендә реанимация бүлегендә ятты, аннары аны 7нче шәһәр хастаханәсенә күчерделәр”, – дип сөйләде филармониянең матбугат сәркатибе Земфира Гыйльметдинова. Соңгы атналарын артистка яхшы палатада үткәргән. “Гадәттә, без ветераннарны Өлкәннәр көнендә җыябыз. Әлфия апа үзе килә алмагач, еш кына үзебез бара идек. Аның янына һәркемне кертмәсәләр дә, безне кертә иделәр”, – ди Земфира Гыйльметдинова. Кайбер ачыкланмаган мәгълүматлар буенча, Әлфия апа соңгы елларда Альцгеймер авыруыннан интеккән. Кызлары Гүзәл һәм Зөлфия аны чиратлап караган. Әлфия Авзалованың хәле кисәк начараеп киткәнен алар хәбәр иткән. Артистканың төгәл ничәдә үлгәнен филармониядә хәбәр итмәделәр. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзалова соңгы юлга 17 июнь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясеннән озатыла. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгында үткән киңәшмәдә билгеле булды. Татарның легендар җырчысы белән рәсми хушлашу сәгать 10да башлана, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Мәрхүмә белән ул яшәгән өй янында яисә филармониядә хушлашырга мөмкин булачак. Җырчының җәсәде иртән өе янына (Туфан Миңнуллин урамы 8А йорт) кайтарылачак. Аннан сәгать 8.30га филармониягә китереләчәк. Әлфия Авзалова Иске Татар бистәсе зиратына Габдулла Тукай кабере янында җирләнәчәк.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев