Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әлеге әсәрне татарчага тәрҗемә итәргә алынгач, миңа шактый гына кисәтүләр булды" - Флера Тарханова

“Сәнгать һәм әдәбият эшлеклеләренең күбесе миңа әлеге эшкә тотынмаска киңәш итте. “Әлеге әсәрне татарчага тәрҗемә итәргә алынгач, миңа шактый гына кисәтүләр булды”, -дип белдерде Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, тәрҗемәче Флера Тарханова “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында. "Бу – татар халкын кимсетә торган роман, янәсе. Ә чынлыкта исә, әсәрдә сүз милләт түгел, ә язучы Гүзәл Яхинаның әбисенең тормышы турында бара”, - диде язучы. “Әгәр бүгенге көн ирләре, каенаналар турында яза башласак, татарда Мортазадан да начаррак холыклы кешеләр барлыгын күрербез. Әсәрне гаепләүчеләрнең үзләре турында язсак та, шулай булып чыгачак. Аннары, бүгенге көндә руска кияүгә чыкмыйлармы? Күпме рус татарга өйләнгән һәм күпме татар хатыны руста кияүдә... Шуңа күрә әлеге роман турында бу күзлектән чыгып фикер йөртү дөрес түгел. Бу – көнчелектән”, - дип ассызыклады тәрҗемәче.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев