Татар матбугаты
Әле ярый ачкычың югалган...
Апрель азаклары иде. Карчык эшкә киткәндә, алдагы көнгә ашарга пешерергә, кибеттән азык-төлек алып кайтырга дип, миңа йөкләмә биреп калдырды. Үзебездән ике тукталыш ераклыкта урнашкан сәүдә үзәгенә киттем.
Без – авызын ачса үпкәсе күренердәй ярлы-ябагай, пенсионер карт-коры һәрвакыт шунда йөрибез. Монда сайлау мөмкинлеге бар, бүтән сәүдә йортлары белән чагыштырганда бәяләр бераз арзанрак. Шул тирәдәге район, авыл фермерлары, шәхси хуҗалыклар үзләре җитештергән азык-төлекне көздән алып язга кадәр шунда китереп саттылар. Һәр атнаның шимбә-якшәмбесендә биредә ярминкә гөрләде. Җаның ни тели, сатуга барысын да китереп тордылар. Шәһәр бакчачылары өчен дә өсте ябулы сату пунктлары ел әйләнәсе эшли. Зур сәүдә йортының эчендә дә йөзләгән ларек төрле ризык һәм бүтән кирәк-ярак белән шыплап тулган. Якын-тирә, бигрәк тә Тукай районы авылларыннан яңа савылган һәм бүтән төр сөт ризыкларын бераз арзан бәягә көн саен китереп сатып кына торалар. Кыскасы, сәүдә кайный, Тукай әйтмешли: кемдер сата, кемдер ала, кайсыдыр алдый, кайсы алдана...
Халык кунак ашына, бәлешенә итне Хәйдәровлар сату ноктасыннан алырга тырыша. Аларның эш урыны бик чиста һәм яңа гына суеп китерелгән тана, сыер итенә биредә һаман чират була. Сөякле итне элеккечә балта белән чәрдәкләмиләр, махсус пычкылар белән кисеп тураклыйлар, пычкы чүбенә тиклем сөртеп, чистартып чыгаралар. Мондый иттән пешерелгән аш, бәлеш, өчпочмаклардан тамакка сөяк кадалыр диясе юк. Аннан соң алар фарш ясаганда бүтәннәр кебек сөяктән итне тәмам юнып, кырып алып бетермиләр. Менә безнең кебек фәкыйрьләр шул бераз итле сөякнең җыелганын көтеп тора да инде. Аш пешерергә арзангарак та төшә. Моннан ерак түгел, мәчет янына мөселманнар өчен “Хәләл үзәк” тә ачканнар иде, халык анда да бик теләп йөри. Анда алып-сату, бизнес белән гадел, игелекле кешеләр шөгыльләнә. Ит сатучы Йосыф белән Рамил янына үзем дә еш барам. Май чүлмәген тышыннан таныйлар дигәндәй, бу сатучылар да безнең кебек фәкыйрьләрне йөзебездән, сүзебездән таныйлардыр инде. Товарларына язып куйган бәяне дә киметеп, калган өлеше сәдакадан, Ходай ризалыгы өчен булсын дип, арзангарак саталар. “Безгә күрсәткән игелекләре өчен Аллаһ сәүдәдән кергән табышларын бәрәкәтле итсен, үзләренә сәламәтлек, гаиләләренә тынычлык бирсен”, – дип, өйгә тели-тели кайтабыз. Әлеге кибеттә җиләк-җимеш, яшелчә, сөт, май, икмәк ризыклары – барысы да хәләл җитештерелеп, хәләлдән үлчәп сатыла. Алучыларны дога белән каршылап, дога белән, хәерле теләкләр теләп озатып калалар. Ураза, Корбан гаетләрендә, изге бәйрәмнәрдә аш-су мәҗлесләре, ифтар кичәләре оештыралар, ярлыларга хәләл ризыклар пешереп тараталар.
Хатын кушып калдырган эшләрне башкарыйм дип, мин дә шушы сәүдә үзәгеннән ит, яшелчә алып кайттым. Подъезд домофонын ачтырыйм дип кесәмә тыгылсам... ачкычларым юк. Барлык кесәләремне, әйберләрне бушатып, сумкаларымны да карап чыктым – ачкычлар табылмады. Алган бер языклы, алдырган мең языклы дигәндәй, уем белән әллә кемнәрдән шикләнеп чыктым. Сумкамны күршеләргә кертеп куйдым да, барган-кайткан юлымнан күзәтә-күзәтә, ачкычларымны эзләп кире киттем. Юл буенда төшеп калганнардыр да, менә-менә ялтырап күренерләр дип өмет итеп барсам да, күренмәделәр. Күпме генә эзләсәм дә, үзем булган урыннарга барып сораштырсам да, ачкычлар табылмады. Сәүдә йорты каравылчысыннан сораган идем, ул мине бер почмакка алып китте дә, стенага элгән ачкычларга күрсәтеп: “Әнә, кара, үзеңнекен тапсаң ал”, – диде. Андагы ачкычларның күплеген күрсәгез сез!
– Болар кайчаннан бирле җыелды? – дидем, гаҗәпләнеп.
– Ел башыннан бирле, – диде ул, ягъни тулыр-тулмас дүрт ай эчендә! – Синең кебек ачык авыз, игътибарсызлар тышкы кесәләрендә йөртеп, үзләре капшана-капшана төшереп калдыралар яки кесә каракларыннан алдыралар. “Кесә каракларыннан сакланыгыз!” – дип, ишеккә юкка гына язып элмәдек бит.
Кесә караклары игътибарсызларның кесәләреннән яки сумкаларыннан кошелекларын шудырып алалар да, бушаган букчаны, кирәксез ачкычларны чүплеккә ташлап калдыралар икән. Мин дә шулар корбаны булганмын ахрысы, ачкычларым курткам кесәсендә иде. Акча янчыгым гына күкрәк кесәмдә йөрде. Ачкычларымның матур, кара резина саплары кесәдән күренеп торгандыр да, караклар шуны акча янчыгы дип белеп эләктергәннәрдер дип уйладым. Еракка куйсаң, якыннан алырсың дип белми әйтмәгәннәр шул аны. Хатын да, чыгып киткәндә артымнан һәрвакыт: “Ачкычыңны эчке кесәңә тыгып куй”, – дип әйтеп кала иде. Илдә тормыш авырлаштымы, ни сәбәпледер, җиңел юл белән генә көн күрергә теләүче шакаллар – кесә караклары көннән-көн арта бара. Телевизордан да, матбугат битләрендә дә алар турында күрсәтеп, сөйләп, язып кына торалар. Үзем дә иртәләрен шешә, картон ише әйберләр җыеп йөргәндә хатын-кыз сумкаларын, акча янчыкларын күп күрдем. Төнлә талап алып, бушатып ташлап калдырган әйберләр бит инде алар.
Бу көнне хатынның эше кичке җиделәрдә генә бетә иде. Ни хәл итәргә, әле әбәд тә җитмәгән, урамда торып булмый бит, киттем күрше Вераларга. Керүен кердем дә бит, чылтыратып хәбәр итәргә хатынның да, малай белән оныкның да телефон номерларын хәтерләмим. Алай гына да түгел, Чаллыда яшәсә дә, малайның төгәл адресын да белмим әле. Кайсы тирәдә икәнен чамалыйм гына. Күршеләрнең өй телефоннарыннан хәтергә килгән номерларны җыеп карадым, әмма бүтәннәргә эләктем. Шулай чылтыратып берәүне йокысыннан уятырга туры килде. “Менә әкәмәт, бу заманда кем телефонсыз йөри инде?” – дип гаҗәпләнде күршем Вера. Ярый әле малае өйдә туры килде, интернет аша безнекеләргә хәлне аңлатып язып җибәрде. Рәхмәт әйтеп, болай булса хатын ишекне ачар өчен кайтып китәр инде дип уйлап, үзебезнең аскы катта яшәүче Сания апага кереп утырып торырга булдым. Әле ярый ул өйдә туры килде. Баш тәмам каткан, кан басымым күтәрелгән иде. Сания апа моны йөземнән үк аңлап алып, тиз генә кан басымы төшерә торган дару бирде. Хәлем рәтләнә төшкәч, чәй куеп эчерде. Ни дисәң дә авылдашың авылдашың шул инде: әни исән вакытта да һаман аның хәлен белешеп, үлгәч соңгы юлга озатуда ире Рәшит абый (ул да якташ – күрше авыл Сөлчәбаштан), балалары белән бик булышкан иде. Рәшит абый бакыйлыкка күчкәч тә Сания апа белән аралар өзелмәде, аралашып яшибез. Аны балалары бик хөрмәт итәләр, бигрәк тә кызы Асия белән кияве өрмәгән урынга да утыртмыйлар үзен. Әниләрен кая тели, шунда алып барып кунак итеп йөртәләр. Туган авылы Чәтерәнгә, яшәгән урыннары Сөлчәбашка, олы кызы янына – Красный Октябрь поселыгына еш алып кайталар, юксынырга, моңаеп утырырга ирек бирмиләр аңа.
Хатынны көткән арада Сания апа белән авыл хатирәләрен искә төшереп, күңел белән Чәтерән урамнарын кат-кат әйләндек. Исәннәрне сагынып искә алдык, үлгәннәрне дога белән “сыйладык”. “Әле ярый ачкычың югалган, болай итеп бер дә озаклап сөйләшеп утыра алган юк иде”, – дип төрттереп тә куйды Сания апа. Олы оныгыбыз мәктәптән өйләренә кайтып компьютер артына утыргач, “ашыгыч хәбәрне” күреп: «Бабай ачкычын югалткан, урамда өшеп беткәндер», – дип, әбисенә чылтыраткан. Шуннан карчыгым эшен ташлап, ашыга-ашыга кайтып җитте. Сания апалардан чыккач зарланырга тотынган идем дә, хатыным:
“14 яшемнән шәһәрдә яшәп, ачкыч түгел, ун тиен акча да югалтканым булмады”, – дигәч, авызны ябарга туры килде. Үзең ямьсез булганга көзгегә үпкәләмиләр дигәндәй, сакланып йөрмәсәң, игътибарсыз булсаң, үзеңә генә үпкәләргә кала шул...
Рәҗәб ӘХМӘТОВ. Чаллы
Татарстан яшьләре
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев