Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әкият түгел, безнең тормыш бу!

Без еш кына хатын-кызның бәхете – ирдән, дияргә яратабыз. Әмма “ирне  ир иткән дә, чир иткән дә – хатын“ дигән гыйбарә дә бар бит әле. Әгәр гаиләдә боларның  икесе дә үтәлсә, чын бәхет була инде бу.Республиканың төрле районнарында яшәүче әнә шундый гаиләләрне “Неч­кәбил” бәйгесе бер түбә ас­ты­на җыйды.  Әлеге конкурс 2004 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты – үрнәк гаи­ләләрне башкаларга күрсәтү.   Шушы көннәрдә “Нечкәбил” бәйгесенең ярымфиналы булып узды. Республиканың 43 районыннан 32 гаилә финалга чыгар өчен көч сынашты. Бу чарада күп кенә гаиләләр белән аралашырга туры килде. Алар барысы да җы­лы оясы, балалары белән горурлана. Араларында онык сөюче әбиләр дә, чит бала тәрбия­ләүчеләр дә бар.  Конкурс алты мәйданда узды. Алар төрле темаларга багышланган иде. Кемнәр­дер гаиләдәге гореф-гадәт­ләрне, кайберәүләр һөнәр­че­лекне,  бәйрәм кү­ренешен күрсәтте, кайсылары шәфкать­лелек һәм кунакчыллык турында матур итеп сөйләде, җыр­лады, биеде. Өч ел элек “Әти­ләр капиталы” ди­гән номинация дә булдырылды.Быел “Нечкәбил”нең ярым­финалы “Казан-Аре­на”ның залына сыймыйча, “Корстон” күңел ачу үзә­генә күчте.   Ярышка ничек кенә әзерләнмәгәннәр! Әни­лә­ре­нә көч биреп торучы сабыйлар – үзләре бер мог­җиза. Аларның чыгышларына, ихласлыгына таң калырлык. Йә дөресен  әйтеп салырга мөм­киннәр, йә бик теләкләре булмаса, җырла­мыйлар да. Нурлат районыныннан Кашаповлар гаиләсе бар нәр­сәне җиренә җит­кереп эш­ләүләре белән бик ошады.  Эльвира ханым нефть тармагында эшли. Әнә шуңа да ул программасын “кара алтын”­га бәйләгән. Аларның чыгышын туганнары, дуслары тагын да ямь­ләндереп җибәр­де. Әти­сенең гармун уйнап  җырлап җибәрүе үзе ни тора! Булачак кияве дә башта “бабасы” белән таныша, аннан соң гына Эльвирага гашыйк була.   Биектау райо­нының Алан-Бәксәр җирле үзида­рәсе рәисе Зөһрә Гари­фул­линаның ирләрне бер якка куярлык җитәкче икә­нен белә идек. Ярымфиналда алар гаиләсе белән дә танышу насыйп булды. Зөһрә ханымның өлкәннәргә яр­дәм итү, авыл халкының тормышын яхшырту буенча байтак күркәм эшләре бар. Гаи­ләдә  дүрт кыз бала үсә. Менә кайда ул бәхет! Барысы да әнием дип өзелеп тора. Әле ул гынамы, “Нечкәбил” бәй­гесендә катнашуын бел­гәч, аңа көч бирер өчен, район хакимияте башлыгы Рөс­тәм Кәлимуллин да килгән. Ничә еллар буена бу бәйгедә булып, район башлыгын тәүге тапкыр күрдек. Зөһрә ханымны тәбрикләргә барлык авыл советы җитәк­челәре җыелган иде. Менә ул – үз эшеңнең остасы булу, тирә-юньдәгеләрнең, хез­мәттәш­ләреңнең, авылдаш­ларың­ның сине хөрмәт итүе. Сау-сәламәт кешеләр биер дә, җырлар да инде ул. Ә менә инвалид арбасына утырган килеш башкалардан калышмый кара!  Ә без­нең Миләүшәбез моны эш­ләгән. Тиктомалга гына безнеке димим, бу ханым турында газета битләрендә җылы язма чыккан иде.   Миләүшәне язмыш яшьле­генең чәчәк аткан чорында сыный. Якты хыяллар белән яшәгәндә, фаҗигагә юлыгып, “йөри алмый“ дигән диагноз куелгач, ул бө­тен­ләй өметсезлеккә бирелә. Тик бермәл үзен кулга алып, мин булдырам дип, яшәргә сүз бирә. Шулай килеп чыга да. Инвалид арбасына утырган килеш эшкә урнаша, тора-бара үз бизнесын ача. Кечкенә фатирын зурга әйләндерә. Менә шул чакта аның  юлына изге күңелле ире Мөнир очрый. Ул аны ничек бар, шундый килеш ярата. Ә Миләүшәне яратмаслык түгел. Мин авырыйм дими, аягы йөрмә­гәнне сәбәп итми, уңган хатын, тырыш килен икәнен дәлилләп күрсәтә. Бәлешен дә сала, ашын да пешерә. Каената-каенанасына игелек тә кыла. Гаилә бер­ләшкәч, зур фатирга гына сыймыйча, коттедж төзеп чыга. Ир белән хатын­ның бик тә балалы буласылары килә. Әмма бу хыял чынга ашмый тора. Диңгез ярына ялга баргач, Миләүшә белән Мөнир зур шар кабартып, теләкләрен әйтеп, аны күккә очыра. Күп тә үтми, теләк кабул булып, Алия туа. Әнә шул сабый, әнисенең җиңүен теләп, чыгыш ясады да инде. Кыз бик бәхетле.  Бу гаилә, шәфкать­лелек һәм кунакчыллык мәйданында чыгыш ясап, беренче урынга лаек булды.       Ә менә һөнәрчелек  мәй­данында Болгардан килгән Лихачевларга тиңнәр булмады. Тугыз бала тәрбия­ләүче бу гаиләнең ихласлыгы йөзләренә чыккан. Монда бернинди ясалмалык та юк. Бар да гади, авылча, йөрәккә үтә торган. Наталья  белән Сергей  дүрт балалары янына биш сабыйны тәр­биягә алганнар. Гаи­ләнең чыгышы  да үзләре турында. Әкият болайрак башлана. Бер гаилә яши башлый. Башта бер бала, аннары икенчесе туа. Шулай итеп дүртәү булалар. Шул чакта кемдер ишек шакый. Баксаң, әти-әнисез калган сабый икән! Аннан икенчесе шушы йортка кертүләрен сорый. Шулай итеп алар да бишәү була. Финалга 15 гаилә чыкты.  Жюри әгъзалары тагын бер кат утырып киңәшләшкәннән соң, аларның саны 12гә калачак.   Финалга узмаган гаи­ләләрнең кайберләре күңе­лен төшермәсә дә,  Лаеш районының Усад авылында ялгызы сигез бала тәрбия­ләүче Алсу Вәлиеваның кү­ңелендә төер калган. “Ирем исән чакта ике балабыз янына тагын икене алган идек. Аннан тагын ике ятимне бәхетле иттек. Әмма ирем үлеп китте. Шуннан соң да күңелне төшермәдем, гаи­ләгә тагын ике сабый алдым. Быел бу конкурста бик тә катнашасым килде. Үз көчем белән ярымфиналга барып җиттем. Тик район тарафыннан бернинди ярдәм тоймадым. Күп кенә катнашучыларны хуплап, район җи­тәкче­лә­ренең урынбасарлары кил­гән иде. Бәйгедә көчле команда булуы да кирәк. Хәтта Казанга барырга автобус та булмады. Машина белән дүрт тапкыр кайтып килеп, балаларны ташыдык. Минем кеч­кенәләрем авыру да әле. Чыгышны көтә-көтә арып, йок­лап та киттеләр. Әмма шушындый чараларда катнаша алуыма мин шатмын. Ходай исәнлектән аермасын”, – ди ул.   “Нечкәбил” бәйгесенең жюри рәисе Римма Ратникова: “Елдан-ел матур гаиләләр белән очрашабыз. Гаилә ул – җәмгыятьнең нигезе. Без­нең хатын-кызлар эштә тә уңган, гаиләдә дә үрнәк. Мон­дый бәйге гаиләләрне тагын да  ныгыта, араларын җылыта.  Иң мөһиме, гаиләң гореф-гадәтләрне онытмый“, – диде. “Нечкәбил” бәй­гесенең төп оештыручысы Изольда Жуйкова үз чиратында әлеге фестивальне уздырырга яр­дәм иткән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, ха­тын-кыз депутатларның “Мәр­хәмәт” берләшмәсенә, район хакимияте башлыкларына  рәх­мәтен җиткерде.    
Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев