Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әкият" татар дәүләт курчак театры Сахалинда "Өч кыз" татар әкиятенә нигезләнеп эшләнгән спектакль куячак

“Әкият” татар дәүләт курчак театры Сахалин өлкәсе белән Татарстан арасындагы алмаш гастрольләргә “Өч кыз” татар әкиятенә нигезләнеп эшләнгән спектакль алып бара. Бу хакта Сахалин театры гастрольләре ачылыр алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә “Әкият” курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров сөйләде. Театр җитәкчелеге әлеге спектакльнең Сахалинда яшәүче милләттәшләребез өчен дә бүләк булуын әйтте. “Әкият” курчак театрының “Өч кыз” (А.Хаиров) һәм “Идет Коза рогатая” (М.Протасова) исемле спектакльләре Сахалин шәһәрендә 14, 15 һәм 16 апрельдә күрсәтеләчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев