Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әкият" курчак театрында Тукайга багышланган спектакльләр атналыгы башланды

Татар дәүләт “Әкият” курчак театры Тукайга багышланган спектакльләр атналыгы игълан итте. Ул театрда һәр ел саен оештырыла, коллектив яшь тамашачыларны классик язучыларыбызның балалар өчен язылган әсәрләре белән таныштыруга зур игътибар бирә, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. 26-30 апрель көннәрендә театр сәхнәсендә: “Су анасы” (Г.Тукай, З.Хөснияр инсценировкасы), “И, кызык Шүрәле!..” (Г.Зәйнашева), “Кәҗә белән Сарык” (Г.Тукай, Г.Рәхим инсценировкасы), әдипнең биографиясенә нигезләнеп язылган “Апушның тылсымлы төшләре” (Р.Бохараев) спектакльләре тәкъдим ителәчәк.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев