Татар матбугаты
"Әкият" курчак театры янында "Мәдәни чәршәмбе" проекты һәм "Чәчәкле Казан" фестивале чаралары уздырылачак
26 июльдән башлап җәй ахырына кадәр һәр чәршәмбе Татар дәүләт “Әкият” курчак театры янындагы бакчада Казан халкы һәм шәһәр кунаклары өчен “Мәдәни чәршәмбе” дип исемләнгән проект һәм “Чәчәкле Казан” фестивале чаралары уздырыла. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген - 26 июльдә “Шахмат көне” концерт программасы тәкъдим ителә.
Казан халкын һәм кунакларны күңелле җырлар, биюләр, викторина, табышмаклар, конкурслар һәм интерактив уеннар көтә. Барлык теләгән катнашучылар өчен шахмат ярышы уздырыла.
17.00 сәгатьтә “Тормыш сөючән кеше” иҗтимагый проекты кысаларында оештырылган «Рио Абьерто» бию “терапиясе”н тәкъдим итү була. «Рио Абьерто хәрәкәте» (испан телендә “Ачык елга” дигәнне аңлата) - сәламәтлекне ныгыту өчен хәрәкәтләнү ул. Әлеге “хәрәкәткә” катнашу өчен яшь буенча чикләүләр юк һәм бернинди әзерлек таләп ителми.
18.00 сәгатьтә Рәдиф Кашапов җитәкчелегендә диджей-сет (Yummy music) - заманча җанлы татар музыкасын тыңларга мөмкин булачак.
20.30 сәгатьтә “Киноҗәй” проекты кысаларында “Кавказская пленница” кинофильмы күрсәтеләчәк.
Бүген шулай ук кич дәвамында Hand Made Market проекты кысаларында бәла-казалардан саклый торган курчаклар, бәйләгән кул эшләре, фоамираннан ясалган бизәнү әйберләре, картиналар карарга мөмкин булачак. Теләгән кешеләр “Осталык мәктәбе”ндә ыргак белән бәйләү, курчак ясау алымнарын да үзләштерә алачак.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев