Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әкият" курчак театры "Кунак сарае" IX Халыкара фестивалендә өч дипломга лаек булды

Оренбургта узган “Кунак сарае” IX Халыкара Яшьләр һәм өлкәннәр өчен курчак театрлары фестивалендә “Әкият” Татар дәүләт курчак театры өч дипломга лаек булды. А.Цагарелиның “Ханума” спектакле жюри тарафыннан өч номинациядә билгеләп үтелде. Дилүс Хуҗаәхмәтов Князь роле өчен – “Иң яхшы ир-ат роле”, Наталия Егорова Ханума роле өчен “Иң яхшы актерлык эше өчен” диплом алды. Ә театрның хореографы Гүзәл Маннапова балетмейстер эше өчен дипломга лаек дип табылды. Искәртеп узабыз. Фестиваль 18-21 май көннәрендә узды. Фестиваль афишасында Россия, Армения, Беларусь һәм Израильның тугыз шәһәреннән 11 спектакль тәкъдим ителгән иде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев