Татар матбугаты
Әхсән Фәтхетдинов музеенда Мөдәррис Минһаҗевның "Кайту" дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды
Шушы көннәрдә Әхсән Фәтхетдинов музеенда Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, халык рәссамы – Мөдәррис Минһаҗевның “Кайту” дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Кайтуны, әлбәттә, төрлечә аңларга була. Минемчә ул, беренчедән, туган ягыбызга, анда яшәүче тырыш халкына мәдхия җырлау булса, икенчедән, халкыбыз өчен янып-көеп хезмәт итүне күздә тота.
Дөрес, Мөдәррис Минһаҗев Түбән Камада яшәмәсә дә, шәһәребездән киткәне юк. Ул күңеле белән һәрчак арабызда, егерме ел дәверендә тудырган бизәкләре бүген дә диварларда, биналарда саклана, Кызыл чишмә мәчете балкышы кояш нурына тиң, халыкны үзенә тартып тора. Шуңа да шәһәребез һәм анда яшәүче милли җанлы халкыбыз рәссамның кайтуын хуплап каршы алды.
Ачылу кичәсенә төрле шәһәрләрдән күп кенә рәссамнар да чакырулы иде. Россиянең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, Татарстан һәм Рәсәй Рәссамнәр берлеге җитәкчесе урынбасары Альберт Шиһабиев, Рәссамнәр берлегенең идарә әгъзасы Елена Острая Мөдәррис Минһаҗевның үз алдына куйган максатына омтылучан булуы турында сөйләделәр.
Аның һәрбер картинасыннан үзгә, авыл баласына гына хас җылылык бөркелә. Табигать күренешендәге кабатланмас гүзәллек, анда сурәтләнгән тереклек иясе күңелне сихерли. “Болгар сериясе” тарихыбызны чагылдыра, борынгы әби-бабаларыбызга дан җырлый... Үзенчәлекле иҗат җимешләре тупланган картиналар арасында шәһәребез төзелешен чагылдырганнары да шактый. 50 еллык тарихы булган Түбән Кама шәһәренең кичәге һәм бүгенге көнен ачыклырга ярдәм итә, башлангычына барып тоташа. Киләчәкне күз алдында тотып, шул ук елларда Мөдәррис Минһаҗевның сәнгать студиясе ачуы, яшь буынга матурлык серләрен төшендерүе, могҗизалар иҗат итүе аеруча игътибарга лаек. Укытучы, рәссам, шагыйрь... Очрашуда ул шигырь язуын, әдәби берләшмәгә йөрүен дә, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы булуын да телгә алды.
Ни сәбәпледер, күңелем Әхсән ага белән Мөдәррис абый арасында уртак охшашлыклар табарга тырышты һәм ялгышмады. Хәер, ул үзе дә бу турыда, татар халкының рухи дөньясына юлны остазым – Әхсән Фәсхетдинов күрсәтте, дип сүзен башлады... “Әхсән абый белән еш очраша идем, туганым кебек якын күрдем, үзе дә мине хөрмәт итте, – диде. – Аның үз вакытында биргән төпле киңәшләре татар халкының тарихын, милли колоритын, асылын, эчке кичерешләрен тоемлап калырга гына түгел, хәтта яшерен серләрен чагылдырырга да этәрде. Тарихи һәм фәлсәфи дәресләрен яратып тыңладым. Ә үзем, аннан аермалы буларак, аз сүзле идем. Остазымны тыңлыйм да тизрәк кайту ягын карыйм. Кайтам да кулыма тизрәк кылкаләм алам, дип хатирәләргә бирелде. Эх, бүген дә ул дәресләр булса!?.”
Милләтебез горурлыгы булган, туган халкыбызның тормыш шәҗәрәсен, яшәеш келәмен тудырган Әхсән ага Мөдәррис Минһаҗев иҗатында халыкчан тойгылар күреп ала һәм аңа фатихасын бирергә өлгерә. Нәкъ менә шуңар да Мөдәррис Минһаҗевның “Милли бизәкләр” сериясен Әхсән ага Фәтхетдиновның “Ияләр” циклының дәвамы итеп карарга мөмкин. Сүз уңаеннан, шәкерте – Мөдәррис Мөхетдин улының үсүен теләп, Әхсән абый беренче булып рәссамнәр берлегенә тәкъдимнамә юллый. Аның тәкъдимен башкалар да хуплый һәм, тырыш хезмәтен зурлап, халык язучысы дигән олуг исемгә лаек була Мөдәррис Минһаҗев.
Табигать хозурлыгы, туган як болыннары, күлләре күз явын алырлык. Шуларга карыйсың да, үзең дә сизмәстән, ялан тәпи уйнап үскән балачагыңа әйләнеп кайтасың... Туган як, әти-әни, капка төбендә үскән миләш, шомырт агачы, ямь-яшел чирәмле, бәбкә үләнле ишегалды... Ирексездән күзләр дымлана... Эх, кайда калды икән ул чаклар, диясең...
“Кайту” сукмагы буйлап әкрен генә киләчәк кешесе атлый. Үзе кечкенә генә булса да, уйлары зур. Милли хисләр белән сугарылган.
Нурзия МИРХАЗОВА, Түбән Кама шәһәре
Чыганак: http://www.vatantat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев