Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әгерҗе районында "Мин – татар малае, мин – татар кызы" бәйгесе узган

Кичә Әгерҗе районы Мәдәният сараенда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында беренче тапкыр “Мин – татар малае, мин – татар кызы“ бәйгесе узды, дип яза район газетасы. Анда 8 бала катнашты. Алар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр, ниләр белән мавыгулары турында сөйләделәр, һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Җиңүчеләр – 7нче бакчадан Мәликә Мөстәхимова һәм Тирсәдән Нурислам Абдуллинны татарның милли баш киемнәре калфак һәм түбәтәй белән бүләкләнделәр.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев