Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов татарларның масса буларак телне югалта баруын, халыкның кечкенә генә бер өлеше милли үзаңлы булуын белдерде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе булып эшләгән, "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең башлангычында торган Илшат Сәетов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында телне ничек итеп саклап булырга мөмкинлеге хакында сөйләде.
Шаккаткыч: татар теле тугызынчы класска кадәр генә кирәк
- Илшат, тел һәм милләт үсеше турында күп фикерләр әйтелгән, нәрсә эшләргә кирәге дә билгеле кебек. Шулай ук республикада бу өлкәдә берни эшләнми дип тә әйтеп булмый - миллионлап акча бүлеп бирелә. Ләкин ниндидер глобаль үзгәрешләр юк кебек. Әллә бармы алар, без күрмибезме, ничек уйлыйсыз? - Монда берничә мәсьәлә, минемчә. Беренчесе - бүлеп бирелгән акчаның барысы да дөрес җиргә юнәлтелмәве. Аларның бер өлеше генә файдалы булган җирләргә - балалар бакчасына, мәктәпкә барып җитәдер, бәлки. Башка аерым мәсьәләләр дә бар, мәсәлән, татар теле укытучылары мәсьәләсе. Укучыларда, яшь буында телгә мәхәббәтне мөгаллимнәр барлыкка китерә. Тел укытучылары белән ниндидер аерым курслар уздырып, аларны Каталониягә, Уэльска алып барып, татар теле үстерү мәркәзе корып, шулар белән шөгыльләнүче бер кеше дә юк. Ул ничектер үзеннән-үзе бара инде - бер бүрәнә елгага төшкән дә шул, бәргәләнеп, тегендә-монда йөзеп йөри кебек. Бу кечкенә генә бер мисал. Гомумән әйткәндә, безнең ике төрле якка юнәлгән тенденция бара. Моны инде ун ел элек тә әйткән идем - масса буларак татарлар акрынлап телен югалта бара. Татарның кечкенә бер өлеше милли үзаңлы: телне алга алып бара, үстерә һәм тел өчен газаплана диик, аның масштаблы булуын тели, аны үстерергә нинди ысуллар кирәк икәне турында уйлый. Бу тенденцияләр ике якка юнәлтелгән: берсе бетә бара, икенчесе үсә бара. Бу очракта игътибар итәргә кирәкле әйбернең иң мөһиме - татар теленең тугызынчы класска кадәр генә кирәк булуы. Аннан соң татарча БДИ юк, татар телендә белем бирүче югары уку йортлары юк. Юк кына түгел, алар бетерелде. Минемчә, моны ачыктан-ачык кабул итәргә кирәк. Безнең педагогика университеты, Татар дәүләт гуманитар институты бар иде, алар йөз процент татар телле, татар мохитле иде. Башта берсен икенчесе белән, аннан соң бөтенесен бергә КФУ белән куштылар. Федераль университетның логикасы үзенеке, анда татар теле турында кайгыртучылар бик аз. Федераль дәрәҗәдә рейтингка керүнең шарты итеп татар теле беркайда да тамгаланмаган. Татар телле төркемнәрне бетерә баралар. Татар телле математика, физика укытучылары бетте дип беләм. Шуңа күрә, татар телен укыганда, әниләр дә, балалар да: ”Бу тел белән мин киләчәктә нишлим соң?” - дип уйлый.Татар милләтчесе - ул феномен

Татар телен үстерү программасының контроле җәмәгатьчелектә булырга тиеш
Минемчә, татар телен үстерү программасының контроле җәмәгатьчелектә - аерым агентлык яисә татар проектлары мәркәзе формасында булырга тиеш. Жюри билгеләп, аның составына журналист та, татар теле укытучысы да, дәүләттән берничә кеше дә кертергә кирәк. Башта, әлбәттә, программаны эшләү мөһим. Аннары жюри килгән проектларны формаль гына эшләнгәнме яисә рухланып, дәртләнеп, милләт яшәсен өчен эшләнгәнме икәнен билгеләп, алга таба нәтиҗәсен һәм нинди файда китерәчәген ачыкларга тиеш. Дәүләт һәм бюрократ логикасынан чыгып караганда бирелгән йөз сумның файдасы ун сумдыр, туксан сумы каядыр китә. Күп очракта бу коррупция түгел, ә кирәк булмаган җиргә акчаны сарыф итү. Ә менә рухлы, дәртле кеше ул йөз сумны сарыф итеп, мең сумлык файда китерә ала. Шул мең сум белән ун сум арасындагы аерманы жюри карарга тиеш. Мин жюри дип әйтәм инде, аның исеме башка булырга мөмкин, ләкин жюри сыман эшләргә тиеш ул. Шул ук кино, татар мультфильмнары мәсьәләсендә. Болар барысы да проектлар бит. Мәктәп, мәгариф системасы, әлбәттә, зур өлкә, ләкин шул ук мәгарифтә дә татар теле укытучыларының дәрәҗәсен күтәрү, балаларда телгә мәхәббәтне барлыкка китерү өчен, проектлар эшләп, шулар аша максатка ирешеп булыр иде, минемчә.Хәзерге әбиләр - русча да шәп белә, нигә татарча сөйләшеп азаплансын?
Зур мәсьәләләрнең берсе - без моны дистә еллар сөйләшәбез инде - безнең мәдәниятнең күбрәк авылга якын булуы. Бу начар да түгел, әйбәт тә түгел, бу факт. Минемчә, 1990, 2000 елларда булган үсештә авылдагы потенциалдан да файдаланылды. Чыганак шул авыл яисә татарлар яшәгән өлкәләр, шәһәрләр. Ләкин потенциал бетә. Мин үзем туган Азнакай шәһәре турында әйтеп китим. Элек анда бөтенесе татарча сөйләшә иде - татары да, русы да. Анда руслар бик аз, ун процент тирәсе генә, бөтен кеше татарча сөйләшә, мәктәпләр рус телендә иде. Совет вакытында анда бер татар мәктәбе бар иде, аннан соң икенчесе ачылды. Хәзер ул ике мәктәп тә рәсми буларак татар телле, ләкин чынбарлыкта күбрәк русча укытыла. Бу - бер. Икенчесе, урамда бик күп балалар русча сөйләшә һәм бу халәт бөтен җирдә дә шулай. Элек ничек диләр иде? Без баланы авылга әбигә кайтарып куябыз да, ул шунда татарча өйрәнә. Ә хәзер өйрәнми, чөнки теге безнең әбиләр юк. Алар русча белә, әмма сөйләшергә яратмый иде. Хәзерге әбиләр - русча бик шәп сөйләшә торган әбиләр. Нигә бала белән татарча сөйләшеп җәфалансын? Ул аңа русча җавап бирә. Мин үземнең әнием мисалында әйтә алам. Минем балалар үрнәк татар балалары түгел. Хәзер Мәскәүдә яшәп, Мәскәү балалар бакчасына йөреп, русча сөйләшәләр. Әнигә: “Алар белән татарча сөйләш”, - дим, ул тырыша, ләкин онытып җибәрә, русча сөйләшә, чөнки аның русчасы бик әйбәт.Татар телен белергә кирәкме: әйе һәм юк
- Телне өйрәнү кирәкме, туган телне белү, татар телен белү кирәкме дигән сорауга, әти кеше буларак, татар зыялысы буларак нинди җавап бирер идегез, кирәкме ул, әллә кирәкмиме? - Монда ике җавап булырга мөмкин. Берсе йөрәк белән калебтән килгән җавап. Әлбәттә, кирәк! Икенчесе, рациональ буларак, нәрсәгә кирәк инде дигән җавап та булырга мөмкин... Шәхсән мин кирәк дип уйлыйм. Моңа рациональ аңлатма да бирергә мөмкин. Чөнки күп телле кеше ул күп дөньялы кеше һәм аның эрудициясе дә, карашларының киңлеге дә арта.Соңгы егерме елда язылган нинди татар романын тәкъдим итәргә була?
Ләкин татар телен өйрәнү балага нинди файда китерә? Бу сорау һавада кала, чөнки милли хисләр булмаганда, татар әдәбиятын укыр өчен, телне үстерергә кирәкме?
Язучылар - берләшми торган кешеләр
Язучылар берлегенең, минемчә, бер кирәге дә юк. Язучылар, гомумән, берләшми торган кешеләр, кыргый, индивидуалистлар, алар бергә эшли алмый. Язучылар союзы ул Советлар Союзында гражданнар җәмгыятен ялган рәвештә барлыкка китерү ысулы.
Моны ничек реформалап була? Бюджет кабул ителә, татар әдәбиятына, мәсәлән, илле миллион сум бирелә. Бу акча конкурслар аша яшьләр, зурлар өчен бирелә.
Гүзәл Яхина, безнең татар апабыз дип әйтик инде, русча яза, нәшриятларга җибәрә. Карыйлар - кызык, алалар, бастырып чыгаралар. Конкурсларда катнаша, миллионлаган призлар ала. Ул бит анда бер кешенең туганы да, сөяркәсе дә түгел. Ул бездә генә шулай эшләнә, кызганычка каршы. Һәм мөстәкыйль бәяләү системасы булмаганда, мондый әйберләрнең киләчәге юк. Ул традицион рәвештә барачак инде күпмедер вакыт, ләкин роботлашу чагы җиткәндә аларның бөтенесе динозавр сыман тоела миңа.
- Кемнәр алар динозаврлар?
- Шушы берлекләр; үтә күренмәле булмаган акча бирелү һәм бүленеше; депутатларның, милләт вәкилләренең, хөкүмәткә якын булган кешеләрнең ел саен китаплары чыгуы; анда һәрбер төчкерүне кемнеңдер язып барып, аннан соң аны зур вакыйга сыман итеп күрсәтелүе. Профессионализм дәрәҗәсе, ул барлык һөнәри өлкәләрдә дә кирәк, әлбәттә, ләкин фән, тел һәм болар белән бәйле мәсьәләләрдә иң мөһим фактор, минемчә. Менә төзелештә бер прорабны алыштырып, икенчесен китереп, нәкъ шундый эшне башкарып була. Ул әйбәтрәк тә эшли ала, ләкин язучыны алмаштырып, шулай ук эшли алачакмы? Ул бөтенләй башка әйбер. Доцентны куып чыгарып, башка доцент китерсәң, ул нәкъ шундый дәрес бирәчәкме? Юк, чөнки бу бөтенләй шәхескә бәйле. Шәхескә бәйле факторларда бәяләү критерийларын дөрес итеп чыгарып, мөстәкыйль рәвештә эшләргә кирәк, минемчә.
Китап сатылмый икән, аны бастырмаска кирәк
- Китап чыгаруда ниндидер әшнәлек йогынты ясый дигән фикер әйттегез. Шул ук вакытта, мәсәлән, фәлән кеше яхшы китап язган иде, ләкин аның китабы бастырылмады дип әйтеп буламы? Андый күренеш тә күзәтелми кебек, әллә күзәтеләме? Бу кеше китап чыгара, ләкин аның китаплары еллар буе тузан җыеп ята дип әйтә аласызмы. Яки андыйлар юкмы? - Юклыкка ныграк охшаган, бик сыйфатлы әйбер язылса, бастырырга ничек тә юлы табылыр иде. Мотивация ясау кирәк. Элек Россиядә “Дебют” дигән премия бар иде, монда сыйфатлы әсәрләргә дөрес бәя бирәләр иде. Соңыннан җыентыклар ясап бастыралар иде. Каләм тибрәтүче өчен үз әсәрен зур тиражлы җыентыкта күрү зур бәхет, ул аңа алга таба иҗат итү өчен мотивация дә булып тора. Күпме язучы нәкъ шушы премияне алу өчен иҗат итә иде. Хәзер бу премия юк, кызганыч. Ә бүгенге көндә Россиядә язучы кем ул? Үзенең буш вакытында, кинога бармыйча, эчәргә бармыйча, төнге клубка бармыйча утырып нәрсәдер язган кеше. Андый кешеләрең саны бик аз. Сәләтле кешеләр бардыр, әйтик, ноль бер процент. Бер яктан сәләт, потенциал - бер әйбер, икенче яктан мотив булу кирәк, болар икесе бербөтен булганда гына әдәби әсәр туачак. Минем үземнең беркайчан да татарча язарга теләгем булмады. Китап нәшриятының “кухнясын” белгәч, кәефем тагын да ныграк төште. Анда меңләгән томнар складта сатылмыйча ята. Минемчә, бу очракта бизнес ясарга кирәктер. Әгәр сатылмый икән – бастырмаска! Теге яки бу кешенең китабы сатылмый икән, нигә аны өч мең тираж белән басарга?! Ул очракта сувенир итеп кенә тәкъдим итеп нәшер итәргә кирәк. Гаиләдә китап уку гадәткә кермәгән икән, мәҗбүр итеп кенә китап укытып булмый. - Соңгы елларда шулай атап әйтерлек әсәрләр булмауның беренче сәбәбе нәрсәдә? Андый язучылар юкмы, әллә аларны укучылар юкмы? Кайсы сәбәп алданрак килә? - Бу сорау авыр, ләкин, минем уйлавымча, аудитория бар. Зифа Кадыйрова китап яза бит, аудиториясе табыла. - 45+ мы? - 45+ бит, кызык итеп язылган булса, башка әйбер дә укый ала. Бер яктан Донцова бар, икенче яктан Пелевин, икесе дә мәшһүр рус язучысы. Донцованың дәрәҗәсе һәм мигә файдасы бармы? Мин юк дип уйлыйм. Ә Пелевин, минемчә, чын-чынлап тере классик язучысы. Донцованыкы хәтле үк булмаса да, аның да тиражлары күп. Зифа Кадыйрова күпме китап саткандыр, мин белмим, бәлки йөз мең, һичьюгы дистәләгән мең саткандыр. Фәлсәфә һәм тирән фикерләр белән сугарылган милләт турында язылган кызыклы әсәрләре белән китап укучыларны үзенә җәлеп итә алган. Монда татар милләтен хуплап, мактап, татарлар башка милләтләрдән әйбәтрәк дигән фикер үткәрү кирәк дигән сүз түгел. Бары тик кызыклы татар персонажлары, менталитет күрсәтелгән, милләтне борчыган мәсьәләләр чагылдырылган әсәрләргә мохтаҗ бүгенге әдәбиятыбыз. Кешенең ун сәхифә укыганнан соң унберенчесен укыйсы килеп көтеп торырга тиеш. Әгәр дә татар китабы булганга гына үзеңне мәҗбүр итеп укырга тотынсаң, бишенче биттән соң йокыга китсәң, бу әдәбият түгел инде, билгеле. - Шундый әсәрләр чыгамы, очраткан бармы? - Минем берничә китапны укый башлап, укып бетермәгәнем бар дип әйтим инде, фамилияләрен әйтмим.Әдәбият белән акча эшләп булмый
Ул татарча белми, димәк, чын татар түгел дигән фикер - маразматик фикер
Рус әдәбиятын алсак, анда вәзгыять башка төрле. Татарлар арасында Шамил Идиатуллин, Илдар Әбүзәров, Роберт Ибатуллин кебек рус телендә язучылар күп. Ул татарча белми, димәк, чын татар түгел, без аны татарлыктан чыгарабыз дип әйтү маразматик фикер. Кеше үзен кайсы милләт кешесе итеп билгели икән, ул шул милләткә карый. Әгәр чуваш милләте вәкиле үзен татар дип әйтә икән, мин аны татар дип кабул итәм. Кан мәсьәләсе, минемчә, монда мөһим фактор түгел. Татар - империаль халык, андыйларда кан төсмерләре бик күп була. Мәсәлән, кыпчак, болгар, монгол, башкорт, чуваш, мари - төрлесе, шундый бер ботка булып беткән. Тасвирлау кирәк булса, төрки, дин ягыннан мөселман, дип әйтеп була. Әгәр минем геннарның утыз проценты Якын Көнчыгыштан, яисә туксан проценты Европа булып чыкса, мин татар булудан туктыйммени? Татар теле мәсьәләсенә килгәндә:
Кем ул идеаль татар?

Рус телендә татар милләте турында әсәрләр татарга пиар
Яшьләр форумы әдәби бәйге уздырган иде. Анда рус телендә дә әсәрләрне кабул итәбез дигәч, күпме шау-шу чыкканы хәтерегездәме? Нигә рус телендә татарлар турында язарга ярамый? Мәскәүдәге өч йөз мең татардан утыз меңе генә, бәлки, татарча беләдер, бәлки, аның кадәресе дә белмидер. Белгәне дә татарча укымый, белү дәрәҗәсе түбән, бары тик өйдә әнисе һәм туганнары белән сөйләшә. Алар өчен рус телендә татар милләте турында әсәр булса, киң аудиториягә таралыр иде, татар булуы белән горурлануы да артыр иде, татарга пиар булыр иде."Мин татарча сөйләшәм" татар теленең дәрәҗәсен үстерде
- Сез бит инде “Мин татарча сөйләшәм” хәрәкәтенең башында, нигезендә торган кешеләрнең берсе. Әлеге хәрәкәт үзенең максатларына ирешә алдымы? - Минемчә, күбесенә иреште. Төп максатыбыз - татар телен колхоз теле дәрәҗәсендә дип уйлауны бетерү иде. Телебез андый дәрәҗәдә түгел, ләкин совет чорыннан соң калган шундый стереотип бар иде: татарча сөйләшсәң, авылдан килгән, дөньядан артта калган кеше дип кабул итәләр.Мин университетта 1998-2003 елларда укыдым, аннан соң аспирантурада калдым. Шул вакытта дустым белән татарча сөйләшкәндә, безгә бөтенесе сәерсенеп карый иде, ә хәзер андый әйбер юк, урамда татарча сөйләшкәндә бер кеше дә бу нинди телдә сөйләшә икән дип борылып карамый, бу нормаль күренеш. Әлбәттә, моны без эшләдек дип әйтә алмыйм, ләкин шушы зур процесска үзебезнең өлешне керттек. Бауман урамында, шәһәрнең уртасында, рәхәтләнеп татарча музыка яңгырый, әлеге музыка рэп та, рок та, фьюжн да, кантри да – барысы да заманча, татарча була ала дигән бер образны, хисне тудыра алдык дип уйлыйм. Әлбәттә, бу киләчәктә дә булырга тиеш, чөнки аудиториясе бар, аудиториясе бар икән – ул бетә алмый. Яшьләр форумы, бу акция белән генә чикләнмичә, төрле чаралар оештыра. Мәсәлән, “Татар дозор”. Аны беренче тапкыр без уздырганда, көчкә генә команда җыелган иде. Хәзер - алтмыш команда. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе - гомуми бер платформа. Аның “Мин татарча уйлыйм”, “Мин татарча язам” бүлекчәләре дә әдәби бәйге формасында булырга тиеш. Бу очракта татар телендә генә уйлыйм түгел, ә татар менталитеты белән уйлыйм, бу русча да булырга мөмкин (русча уйлау әйбәт дигән сүз түгел), ул шулай да була ала һәм татарлыктан китү дип аңлатылмый.Татар теленең дәрәҗәсе кайда, татар журналистлары да шунда
- Укыйм дигәнгә килгәндә: әдәбиятта укырлык әйбер юк дип әйттегез, ә матбугатка килгәндә, бүгенге татар матбугатын сез укыйсызмы? - Укыштырам, ләкин ниндидер яраткан бер массакүләм мәгълүмат чарасы бар һәм мин аны көн саен ачып укыйм дигәне юк. - Татар журналистларына нинди тәнкыйть сүзләре әйтергә була? - Бу зур проблема.
Нет комментариев