Гаиләдә дә, зачет-имтиханнарга әзерләнгәндә дә, бер-берсенә ярдәм итә алар. Юлия әйтүенчә, ничә яшь булуына карамастан, һәрвакыт белем эстәргә омтылырга кирәк. Әле икенче белемне дә соңгысы дип түгел, ә белем юлының уртасы, дип кенә уйлый. Димәк, өченче, дүртенче югары белем алуга да өмет итә.
Гүзәл пар үз никахларын 2015 елның 7 июлендә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә терки. Туйларын Санкт-Петербург шәһәренең Беренче никахлашу сараенда уздыра. Хәер, аларның мәхәббәт тарихларының башлангычы мәктәп елларына барып тоташа. Искәндәровлар мәктәптә 10 ел бергә укый, студент чакның 6 елында бергә була һәм менә гаилә корганнарына да бер ел тулган. Паспорт мөһерләренә игътибар итмәсәк, нәтиҗәдә, алар – 17 ел (!) бергә!
– Студент гаиләсе – ул яшьлекнең иң бәхетле еллары. Бу чор һәрдаим үсеш һәм беренче өй мәшәкатьләре белән истә кала. Тәүге ремонт, беренче тапкыр бергәләшеп җиһаз алу, беренче проблемалар һәм тәүге җиңүләр... Миңа калса, бу – гаилә тормышының еш үзгәрешләре була торган чоры, – дип сөйли Роберт Искәндәров.
Яшь пар әйтүенчә, уку белән эшне бергә алып бару авыр түгел. Чөнки һәрвакыт сиңа ярдәм итәргә әзер булган тормыш иптәшеңне яныңда тойганда, бергә максатлар куеп, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була, ди алар.
Хәер, Искәндәровларның гаилә коруларына әле 1 ел да 5 ай гына булуына карамастан, аларның инде кечкенә генә традицияләре дә барлыкка килгән. «Мисал өчен, без һәр көнне иртәнге ашны бергәләп ашарга тырышабыз. Эш көннәрендә бер-беребезгә иртәнге ашны әзерлибез. Бөтен бәйрәмнәрне дә бергә каршылыйбыз, хәтта төрле чараларга да бертөрле стильдә киенергә яратабыз», – дип сөйли Джулия.
Ир-ат йөрәгенә юл – ашказаны аша, диләр. Джулия дә бу гыйбарәне яхшы белә. Үз тормыш иптәше өчен әзерли торган «фирменный» ризыгы – ананас белән пешерелгән тапалган тавык ите. Ә хатыны әзерли торган гөмбәле крем-ашка Роберт рестораннардагыдан да тәмлерәк дигән билге куйган.
Тормышта гаилә учагына һәрвакыт ялкын өстәп торырга кирәк. Моны Искәндәровлар бик яхшы аңлый.
– Гаиләдә һәрвакыт җылылык һәм рәхәтлек хөкем сөрсен өчен, берничә гади кагыйдәне истә тотарга кирәк: бер-береңне яратырга, аңларга, хөрмәт итәргә, һәрвакыт ярдәм итеп яшәргә. Әгәр сез үз ярыгызны яратасыз икән, димәк, гаиләгездә һәрвакыт аңлашу булачак дигән сүз. Бары тик бер-береңне ишетә һәм тыңлый белергә генә кирәк, – ди Роберт белән Джулия.
«Студент гаиләсе» конкурсына килгәндә, алар жюрины «Визитка» бәйгесендә үзләре сурәтләгән мәхәббәт тарихы һәм романтик видео белән шаккатырган. Әлеге чарага бик теләп һәм ныклап әзерләнгәннәр. Ике этапта узган бәйгедә шактый тырышлык куеп, лаеклы чыгыш ясаган алар. Дүрт биремдә дә – «Визитка»да, алып баручыдан булган конкурста, бер-береңне белү конкурсында, иҗади номерда да лаеклы чыгыш ясаган.
- Әлеге бәйгедә катнашканнан соң, без тормыш иптәшем белән тагын да якынайдык. Бер-беребезнең яңа якларын ачтык, яңа сәләтләребезгә тап булдык. Шуңа да республика җитәкчелегенең, яшь гаиләләрне онытмыйча, шундый чаралар оештырып, тагын да актив булырга, алга таба үсәргә булышуы, әлбәттә, сөендерә, – ди Джулия.
Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев