"Думада Татарстан тавышы ачык яңгырарга тиеш!"
Казан Башкарма комитетында узган киңәшмәдә башкала мэры "Думада Татарстан тавышы ачык яңгырарга тиеш!" дигән сүзләрне яңгыратты. Ул барлык шәһәрлеләрне 18 сентябрьдә узачак Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайларга чакырып калды. Мэр фикеренчә, сайлаулар бөтенхалык тавыш бирүе булырга тиеш. - Бу безнең өчен сәяси яктан өлгергәнлекне, бердәмлегебезне сыный торган имтихан булачак. Без Татарстан республикасы шәһәрләре арасында гына түгел, ә Россия субъектлары арасында да сайлауларны оештыру һәм тавыш бирүчеләр саны буенча алдынгы рәтләрдә булырга тиешбез, – ди Илсур Метшин.
18 сентябрьдә тавыш бирүдә катнашу – Татарстандагы тормышны яхшырту өчен тырышкан Президентыбызга теләктәшлек күрсәтү дә әле. - Хәзер бар җирдә Татарстан яхшы үрнәктә. Бу – зур хезмәт. Россия законнарын чыгара торган органда Татарстан вәкилләренең тавышы ныклы яңгырарга тиеш. Моның өчен безгә һәрвакыт актив булган депутатлар кирәк, – ди мэр.Сайлау көнне – бәйрәм
Казан Мэриясе күркәм гадәтне дәвам итеп, быел да сайлаулар көнендә бәйрәм оештыра. “Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!” проекты дәвамында 18 сентябрьдә тавыш биргән һәркем “Мин тавыш бирдем!” дигән беләзек алачак. Беләзек ул көнне җәмәгать транспортында бушлай йөрү, музейларга, динозаврлар паркына бушлай керү, “Казан Арена” стадионы мәйданында узачак бәйрәм программасын карау мөмкинлеге бирә.
Сайлау көнендә төп бәйрәм чаралары 11.00дә башлана. “Казан Арена” стадионы территориясендә төрле мәйданчыклар оештырыла. Биредә ГТО нормаларын тапшыру, бию мастер-классларында катнашу, “Культурный сдвиг” урам театры чыгышын карау, Россия актеры Вениамин Смехов белән очрашу мөмкинлеге тудырылачак. Кичке сәгать 4тә зур концерт программасы башлана. Биредә Татарстанның иҗат коллективлары чыгышы оештырыла. Бәйрәмгә Сергей Лазарев белән Игорь Николаев та чакырылган.Эшмәкәрләрдән – ташлама
Әйтергә кирәк, “Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!” марафонына республика эшмәкәрләре дә кушылган. “Мин тавыш бирдем” беләзеге кибетләрдә, ягулык станцияләрендә, кинотеатрларда төрле бонус һәм ташламаларга ия булу мөмкинлеген тудыра. Бу идеяне бизнес вәкилләре үзләре тәкъдим иткән. Хәзергә акциягә 30 оешма кушылган, бу сан көннән-көн үсә бара. - Шулай итеп, без татарстанлыларны сайлауларда катнашырга өндәргә, 18 сентябрьдә бәйрәм рухын тудырырга телибез. Шунысын да искәртәм: әлеге акциягә кече һәм урта бизнес вәкилләре дә кушылырга мөмкин, аларның нинди төр бизнес алып барулары мөһим түгел. Бөтен эшмәкәрләрнең дә катнашу мөмкинлеге бар. Моның өчен бары тик безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре ассоциациясе президенты Хәйдәр Хәлиуллин.
Ташламалар турында www.vibiray.tatar сайтында тулырак белешеп була. Шунысын да аңлатып үтик: “Мин тавыш бирдем” беләзегенә ия булган, тавыш бирү участогында сэлфи ясаган һәм ##ЛюблюТатарстанИдуНаВыборы #ТатарстанныЯратамСайлауларгаБарам хэштеглары белән бу фотоны социаль челтәргә куйган казанлылар гына ташламаларга ия булачак.
Чыганак: http://intertat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев