– Баку шәһәрендә транзит белән генә булдым: беренче төнне килеп җиттем, икенче көн төнлә очып киттем. Минем Дубайга юл тотышым иде. Берничә сәбәп буенча Баку аша билет алу җайлырак булып чыкты. Шәһәргә чыгып, бер көн булса да Әзербайҗан мәркәзен күрергә теләгәч, самолетны көтү вакытын да күбрәк итеп алдым, – дип сөйли Әлфия.
Баку белән Сафарли “җенләндергән” Хәер, Бакуга барасы килү теләге белән Әлфия инде күптәннән янган, чөнки ул Әзербайҗан башкаласында туып үскән язучы Эльчин Сафарлиның китапларын үлеп ярата. Аның әдәби мирасы аша Истанбулга гашыйк булып, ул шәһәргә дә барырга өлгергән. Әлфия укыган соңгы китапларында Сафарли Баку, Абшерон, Әзербайҗан мәдәнияты турында да сурәтли. Шуңа күрә, кыз “Җай чыкса, Бакуга да барырга кирәк” дигән теләк булган. – Мин Бакуда сәяхәт иткән көнне 12 градус җылы иде. Иртәнге якта Каспий диңгезе яры буенда йөрдем, аның һавасы искиткеч. Казанның 20 градус салкыныннан соң, биредә тын алулары шулай рәхәт булды, – дип сөйләде безгә татар активисты. Әлфия төрле истәлекле урыннарда булып өлгергән. Алар арасында шәһәрнең үзәге, Каспий диңгезе яры, шәһәрнең иске өлеше, Кыз Манарасы (Qız Qalası), Ширваншах сарае, Тау өсте паркы ( Dagustu Park), Дәүләт әләме мәйданы, ботаника бакчасы, Янгын манаралары (Пламенные башни - Flame Towers) – боларның барысында да булган ул. Җитмәсә, “Бриллиантовая рука” фильмы төшерелгән “Черт побери” урамында да булу бәхете дә елмайды әле аңа! Пылауның 50 төре бар! Башка илгә барып, андагы кухнясы белән танышмасаң, гөнаһ булыр, мөгаен. Татар активисты Әзербайҗанда гранат согын бик тәмле, дип искә ала. Әйтергә кирәк, бу илдә гранатның бар төрләре дә үсә, диләр. Ризыкларга килгәндә, Әлфия дүшбара ашы, пылау, долмадан авыз иткән. Дүшбара –, безнеңчә итеп әйтсәк, ул – кечкенә пилмәннәр. Долманың виноград яфракларына төрелгән кечкенә голубцы икәнлеген беләсездер. Ә татарлар да яратып әзерли торган пылауга килгәндә, Әзербайҗанда аның 50ләп төре бар икән. Бакудагы татарлар ярдәм иткән Баку шәһәренә барганчы, Әлфия Әзербайҗанда яшәүче татарлар белән дә танышырга өлгергән. Бакуда гомер итүче Гөлсинә ханым белән интернет аша танышкач, каршы алу, урнаштыру, экскурсия мәсьәләләре белән дә ул ярдәм иткән. Ләкин бу юлы аларга очрашу гына насыйп булмаган. 2008 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумында танышкан Динара исемле дус кызы белән дә очрашкан. – Ул узган елны октябрьдә генә Казанда кунакта булган иде. Шулай ук Әзербайджанда туып үскән, бүгенге көндә Франциядә яшәүче Диләрә белән дә таныштым. Интернет аша тагын танышларым, дусларымның танышлары да очрашу теләге җиткерделәр. Әмма вакытым чикле булу сәбәпле, барысы белән дә очрашып бетеп булмады, – ди ул. Әлфия төрек телен белә. Ә әзербайҗан теле белән төрек теле бик охшаш. – Рус, татар, төрек, инглиз телләрен белгәч, Бакуда аралашып йөрүе шулай рәхәт иде, – дип искә ала Әлфия. Хәзер татар активисты Дубайда эшли, Бакудагы кечкенә сәяхәтен дә сагынып искә ала.Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев