Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Дөньяви кешеләрне һәм мөселманнарны бер үк мәсьәләләр борчый" - Һава Шәйдуллина

Дөньяви кешеләрне һәм мөселманнарны бер үк мәсьәләләр борчый, ди балалар психологы, үзе дә дин юлында булган Һава Шәйдуллина. “Миңа гаиләдә килеп туган проблемалар, балалар белән килеп чыккан кыенлыклар буенча мөрәҗәгать итәләр. Мөселман клиентлар һәм мөселман булмаган клиентларның ихтыяҗлары аерылмый. Психолог нинди аудитория белән эшләүгә бәйле рәвештә, клиентлар да шундый туры килә. Әгәр дә син балалар психологы икән, димәк, күбрәк балалар белән эшлисең. Мөселман клиентларны шул гына аерып тора: аларны кешеләр белән булган мөнәсәбәтләрдән тыш, Ходай белән мөнәсәбәт тә борчый. Шуңа да еш кына дини сораулар күтәрелә. Мисал өчен, балага иманны аңлату, яки Ходай белән ышанычлы элемтә уртанаштыру, мөселман балаларының җәмгыятьтә аралашуы ни рәвешле булырга тиешлеге турындагы мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәләр”, - диде Һава Шәйдуллина “Ислам кысаларында психология” дип аталган түгәрәк өстәл барышында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев