Татар матбугаты
Дөньясына әллә ни булды...
Дәүләтләр, халыклар үзара чәкәләшә, аерылыша, иң көчлеләре болганчык суда балык тотмакчы, ягъни дөнья дилбегәсен кулга алмакчы. Россиядә тынычлык югалды. Хәтта кайчандыр безгә теләктәшлек иткән, фикердәш булган илләр “бер алдын, бер артын күрсәтә” башлады. Глобальләшү дигәннәре чуардан-чуар вакыйгалар белән үрелеп бара.
Бүгенге катлаулы вәзгыять хакында Татарстан парламентында да зур сөйләшү узды: Разил Вәлиев җитәкләгән комитет Евразия киңлекләрендә төбәкләрнең берләшү, якынаю мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” үткәрде. Галим-голәмә, министрлыклар вәкилләре Россиянең ныклыгы сыналу һәм илне бербөтен итеп ничек саклап калу мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Икенче көнне шушы ук мәсьәләләр Татарстан Язучылар берлегендә узган утырышта күтәрелде. Бактың исә, төбәкара интеграция һәм гуманитар хезмәттәшлек турында сөйләшү кирәклеген комитет рәисе Разил Вәлиевнең юбилеена килгән кунаклар әйткән. Алар – Разил әфәнде белән Мәскәүдә Горький исемендәге Әдәбият институтында укыган Алтай шагыйре Бронтой Бедюров, Якут-Сахадан Андрей Борисов һәм РФ Думасының БДБ илләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән эшләү комитеты әгъзасы Иван Белеков. Кунакларны озаткач, Разил Вәлиев белән ике көн буе сөйләшкәннәрне тагын бер мәртәбә күңел аша үткәрдек.
Кунаклар бик абруйлы иде. Андрей Борисов, мәсәлән – Якут Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, Голливуд киностудиясе белән бергә Чыңгызхан турында фильмнар төшереп, бөтен дөньяга чыгарган, 24 ел буе үз республикасында мәдәният министры булып эшләгән кеше. “Соңгы 20-30 елда ул берүзе якут халкын бер башка югары күтәрде”, – ди Р.Вәлиев. Ә икенче кунак Бронтой Бедюров – Алтай Язучылар берлеге рәисе, Россия Язучылар берлеге рәистәше. “Институтта чакта без аның белән, ярыша-ярыша, тарих китаплары укыдык”, – дигән иде Разил әфәнде. “Түгәрәк өстәл” янында: “Инде үз тарихыбызга үз күзебез белән карар вакыт җитте”, – дигән сүзләрне дә иң әүвәл Бронтой әйткән иде. Моңа хәтле безнең тарихны үзләренә ничек файдалы – шулай итеп, читләр язды шул. Икенчедән, тарих язганда хәзер төрки халыкларның аерымлыклары турында түгел, уртаклыклар турында күбрәк язарга кирәк. Чөнки барыбыз да – Алтын Урда балалары.
Әңгәмәдәшем әйтә: “Моннан 30 ел чамасы элек 43 халык Алтын Урдадан йөз чөерә, Чыңгызхан безнеке түгел, ди иде. Һәм ул чорда Алтын Урданың, татар-монгол явының бөтен “каһәр”ен татар күтәрде. Бүген шушы ук халыклар (монголдан башлап казахы, кыргызы, кытае һ.б.) Чыңгызханны үзләренең күренекле шәхесе, бөек илбашы саный”, – ди. Борынгы тарихта без бер халык идек, яшәү рәвеше, гореф-гадәт, йолаларыбыз да бер иде. Әмма төрле төркемнәргә бүленеп, төрле исемнәр алып, башка халыклар булып яши башласак та, уртаклыклар сакланып калды һәм аларны, мәсәлән, Алтай халыкларының, Кавказ төркиләренең бүгенге йола-бәйрәмнәрендә күрергә мөмкин. “Хәзер төрле халыкларның үзенчәлекләрен саклап калу турында Россия җитәкчелеге дә уйлый башлады. Күптән түгел Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров биш милли республика җитәкчеләрен җыйган иде. Анда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Сүз, нигездә, үзенчәлекләрне саклап калган хәлдә үзара багланышларны ныгыту турында барды”, – диде Р.Вәлиев.
Комитет утырышында күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин да катнашты. Киләчәктә Россия, образлы итеп әйткәндә, өч баганада: рус-славян, фин-угор һәм төрки халыкларга таянып яшәргә тиеш, шунсыз ил таркалырга мөмкин, диде ул. Бу миндә бераз шикле уйлар тудырды: әгәр шушы халыклар, үзара берләшеп, зур көчкә әйләнсә һәм үз хакларын хаклый башласа, бу, киресенчә, Россиянең таркалуына китермәсме? Шигемне Разил әфәндегә дә әйттем. “Үзара берләшү уе күптән яши. Мәсәлән, рус-славян төркеме “Славянский базар” дигән үзәк аша берләшүгә омтылыш ясыйлар. Угрофин халыклары да җыелыша башлады. Ә менә төрки халыкларның андый үзәге юк”, – диде ул.
Дөрес, “Тюрксой” оешмасы бар, әмма хәзергә ул игътибардан читтәрәк калды. С.Лавров белән очрашканда, Президентыбыз әлеге оешма белән эш йөртү кирәклеге турында әйткән булган һәм министр аның тәкъдимен хуплап, Россия Президенты каршындагы милли мәсьәләләр буенча комиссиягә мөрәҗәгать итәргә кушкан. Кыскасы, төрки дөньяда да зур үзгәрешләр көтелә кебек. Разил әфәнде бергә туплану Россиянең бөтенлегенә янамаячак, киресенчә, илне ныгытачак кына дигән фикердә. Чөнки без хокукларыбызны яклаганда закон кысасыннан чыкмаячакбыз. “Аннан соң без бит Россиягә каршы көрәшергә, аерылып каядыр китәргә җыенмыйбыз, чөнки бу – безнең үз җиребез, татар җире, – диде ул. – Ә төбәкләрнең көчәюе Россияне ныгытачак кына икәнен безнең Беренче Президентыбыз Минтимер ага Шәймиев күптән әйтеп килә инде. Боларны Россия Президенты В.Путин да аңлый дип беләм. Юкса Минтимер агага борынгы чикләребезне күрсәткән Тартария картасын бүләк итмәс иде”, – диде Р.Вәлиев.
– “Татар җирләре” дигән сүзләрне ишетүгә, безгә ташланучылар булмасмы?
– Кемгәдер ошамый дип, үз юлыбыздан тайпыла алмыйбыз бит инде. Аннан соң, Россия үз дәүләтчелегенең Алтын Урдадан килеп чыгуын кире кага алмый.
– Бронтой да, Россия Мәскәү татар олусыннан яралып төзелә башлаган, дигән иде. “Волость” дигән сүз дә “олус”тан алынмады микән?
– Әлбәттә, шулай. Элегрәк руслар, дәүләтчелегебез Киев Русеннән башлана, диләр иде. Украина белән ике арада мөнәсәбәтләр үзгәргәч, Киев Русеннән килеп чыгасылары килми башлады. Ялган тарих язып булса да, тарихның үзен алдап булмый ул: элекке СССРның, хәзерге Россиянең дәүләт системасы, нигезе, чынлап та, Алтын Урдада төзелгән була.
Комитет утырышында күренекле сәясәтче һәм галим Рафаэль Хәкимов, рус һәм татар арасында этник каршылык – уйдырма, дигән иде. Татар-монгол явы турында хәзер галимнәр дә сөйләми, димәк, тарихчы галимнәр тарихның чын асылын таный башлаганнар дигән сүз. Р.Хәкимов бераз көтелмәгәнрәк тәкъдим дә ясады: Алтын Урданың 750 еллыгы җитә, аны зурлап бәйрәм итәргә кирәк, диде. Бераз икеләнүчеләр, бәлки, булгандыр, әмма тәкъдимгә каршы төшүче булмады. Алай гына да түгел, кемдер, бүген Мәскәүдә Чыңгызхан белән Батыйга һәйкәл куйсалар да, шаккатмаячагын әйтте. Белүемчә, бу юбилей турында иң югары даирәләрдә дә сүз йөри, әмма рәсми карар юк әле.
Тарихчы галим Дамир Исхаков әйтмешли, татар белән рус арасында сугышларның беркайчан да булганы юк. Киресенчә, рус дәүләтчелегенә куркыныч янаганда, иң элек татарлар ярдәмгә килгән. Монысы да – асыл тарих һәм барыбызның да Алтын Урда балалары икәнлегебезне танырга вакыт. Разил Вәлиев әйтүенчә дә, рус кардәшләргә иң авыр вакытларда нәкъ менә татар булышкан. Беренче Бөтендөнья сугышында 1 млн татар катнашкан. Ә Беренче Ватан сугышында Парижга иң беренче булып татар атлылары кергән. “Алар үз җирләре, уртак Ватан өчен сугышканнар”, – дигән иде Разил әфәнде. Ә бит, бер уйлаганда, без бүген дә уртак Ватанны ныгытуда катнашабыз. Евразия киңлекләрендә төркиләрнең, рус-славяннарның, фин-угор халыкларының берләшергә омтылу максаты да – илгә ныклы терәк булу.
Фикер алышуларда катнашкан кунакларыбыз, Россия төркиләренең үзәге Казанда булырга тиеш, диләр. Чөнки Татарстан инде күптәннән төрки кардәшләребезнең рухи-мәдәни үзәге санала, аның илдә-җирдә абруе зур. Чыгыш ясаучылар, бөтен төрки халыклар өчен бердәм әдәби тел булдырырга кирәк, дигәннәр иде. Р.Вәлиев әйтмешли, андый омтылыш элек тә булган. И.Гаспринскийның “Тәрҗеман”ы – шушы юлдан барган газета. Аны бөтен төрки халык укый алган. “Бүген бу – бик кыен эш, – ди Разил әфәнде. – Иң элек унификацияләнгән уртак әлифба кирәк, без күпме тырышып, латин язуына да күчә алмадык, гәрчә закон чыгарсак та. Әмма уртак әдәби тел булдыру – әйбәт хыял, һәм һәр зур эш хыялдан башлана”.
Бүген төрки халыкларның якынаюы, берләшүе дә күп кешегә буш хыял кебек кенә тоелыр. Әмма бу әйбәт хыял һәм аны тормышка ашырыр өчен җирлек, кулларыннан эш килердәй зыялыларыбыз бар. Кунакларыбыз Бронтой Бедюров, Андрей Борисов, Иван Белеков та төркиләр үзәге Казанда оешырга тиеш дип саныйлар. Ә Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевне Россиянең бабасы, рухи җитәкче итеп күрергә телиләр.
Риман Гыйлемханов, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев