Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дөнья картасында Россиянең тагын бер тарихи-мәдәни һәйкәле барлыкка килде

Зөядәге Успение соборы һәм монастыренең ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Татарстан һәм Россия җәмәгатьчелеге өчен бөек вакыйга дип атады. Ул Казанның "Пирамида" сараенда Зөя объектларын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү турында сертификат тапшыру тантанасында чыгыш ясады. Вручение сертификата объекта "Успенский собор и монастырь острова-град Свияжск" в Список ЮНЕСКО Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Россия мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан һәм башкалар катнашты. "Дөнья картасында Россиянең тагын бер тарихи-мәдәни һәйкәле барлыкка килде, бу Зөянең 16-19 гасырга карый торган универсаль кыйммәткә ия дип танылган Успение соборы һәм ир-атлар монастыре. Инде әйтелгәнчә, бу Бөтендөнья мирас исемлегендә Россия Федерациясенең 29 нчы объекты. 2000 елдан башлап, Татарстанның 3 объекты шушы исемлеккә эләкте. Зөя гаять гади булмаган тарихы белән Россия дәүләте формалашуның тарихи процессларында мөһим роль уйнады. Бу урта Идел буенда беренче православие шәһәре. Собор диварларында бөек осталарның кабатланмас иҗаты эзләре калган. Успение соборында 1080 квадрат метр мәйданда гаҗәеп матурлык фрескалары сакланган. Бу 16 гасыр уртасының безгә кадәр килеп җиткән бердәнбер ансамбле, фреска язуы буенча борынгы рус мәктәпләрнең берсендә дә аңа тиңнәр юк. Тирәнтен өйрәнү, җентекле фәнни эзләнүләр нәтиҗәсендә ЮНЕСКО комитетына шушы тарихи һәм рухи-дини мирас турында фундаменталь хезмәтне тәкъдим итә алуга ирештек", - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Дәүләт Киңәшчесе Казан Кремлен музейлаштыру эше алып барылачагын әйтте. Ул ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән объектлар төрле булуын, әмма алар барысы да безнең тарихның чагылышы булуын билгеләп узды. "Аларны безнең җир берләштерә, без ата-бабаларыбыз тарихында уникаль архитектура ансамбльләрен булдыручылар. Аларны Татарстанның төрле халыклар арасындагы дуслыкны һәм тынычлыкны ныгыту буенча эзлекле сәясәте берләштерә. Мөселман һәм православие изге җирләрен берьюлы торгызу иң дөрес юнәлеш икәненә инандык. Бу бөтен кешенең күңеленә хуш килә, бу үзе зур җиңү. Мәдәниятләр, цивилизацияләр диалогы төшенчәсе безнең өчен аерылгысыз", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Татарстанның беренче Президенты киң колачлы эшләр Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә башкарылганын билгеләп үтте. Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Боковага мөрәҗәгать итеп: "Безне аңлап, безнең омтылышларга бәя биргәнегез өчен рәхмәт сезгә", - диде. Дәүләт Киңәшчесе Болгар һәм Зөядәге тарихи объектларны торгызу эшләре барышында республикада галимнәрнең куәтле командасы барлыкка килгәнен билгеләп узды. Ул ЮНЕСКО институтлары булган ИКОМОС, ИККРОМ таләпләре безне өлгергәнлеккә сынаганын шәрехләп: "Без җиңел юл эзләмибез, шул вакытта осталык та арта", - диде. Ирина Бокова Минтимер Шәймиевнең Болгарга да, Зөягә дә, аерым алганда, Успение соборы тарихына һәм үзенчәлекләренә бөтен күңелен биргәне көн кебек ачык булып күренүен белдерде. "Әле безнең белән уртаклашырлык энергиягез күп дип беләм. Сез бервакыт иң зур казанышыгыз турындагы сорауга "кешеләр милләтенә, диненә карамастан, миңа, Татарстан лидерына ышандылар" дип җавап бирдегез. Сезгә соклану һәм хөрмәт белән ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасындагы диалог буенча махсус илчесе булырга тәкъдим итәм", - дип белдерде.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев